Барлык яңалыклар
Икътисад
24 ноябрь , 16:00

Үсеш корпорациясе республикага 85 миллиард сумлык инвестиция җәлеп иткән

Корпорациянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Үсеш корпорациясе республикага 85 миллиард сумлык инвестиция җәлеп иткән

Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов ведомствоның быелның 10 аендагы эшенә йомгак ясады. Федераль һәм төбәк киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән матбугат конференциясе кысаларында ул сорауларга җавап бирде һәм инвесторлар белән эшләүдә гамәлгә кертелгән инструментлар, республиканың инвестицион потенциалын алга таба үстерү идеяләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде.

- Башкортстанның Үсеш корпорациясе республика Хөкүмәтенең карары нигезендә безнең төбәк территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле оешма итеп билгеләнде, - дип искәртте Наил Габбасов. - Бүген Корпорация озатуында 91 проект бар, аның инвестицияләре 84,9 миллиард сум тәшкил итә һәм 5 882 яңа эш урыны булдырыла. Өстенлеклеләр исемлегенә 28 инвестпроект керде, ә масштаблы дип 9ы танылды. Ел башыннан безнең тарафтан 1328 потенциаль инвестицион мәйданчыкка анализ ясалды һәм аларны тәкъдир итүнең яңа инструменты - 360о форматында төшерү кертелде. 11 айда корпорация хезмәткәрләре тарафыннан проектның финанс модельләре һәм бизнес-планнары әзерләнде һәм 18 бизнес-кейс эшләнде, шуларның берсе муниципаль-хосусый партнерлыкны үстерүгә юнәлтелгән.

Төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатында Үсеш корпорациясе ГЧП һәм МЧП проектларына, шулай ук концессия килешүләренә ярдәм күрсәтә. Алар арасында Уфа шәһәрендә күпфункцияле спорт-белем бирү комплексы төзелеше инвестпроекты, ул «Системалы концессияләр» җәмгыяте һәм «А. Семакның хәйрия фонды» тарафыннан тәкъдим ителгән. Инвестицияләрнең гомум күләме 3 миллиард сум тәшкил итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова