-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 ноябрь 2021, 16:20

Башкортстан "Авыл хуҗалыгы" халыкара күргәзмәсендә катнаша

Башкортстан компанияләре UzAgroExpo халыкара күргәзмәсенең беренче көнендә 120дән артык очрашу үткәрде.

Башкортстан компанияләре UzAgroExpo халыкара күргәзмәсенең беренче көнендә 120дән артык очрашу үткәрде.

Республиканың биш компаниясе 24-26 ноябрьдә Ташкент шәһәрендә уза торган ХVI халыкара "Авыл хуҗалыгы" күргәзмәсендә катнаша.
– Халыкара күргәзмәләр Башкортстан Республикасы компанияләренә үз продукциясен киң катлау кунакларга һәм чарада катнашучыларга тәкъдим итү, Башкортстан продукциясенең югары сыйфатлы һәм көгндәшлекле өстенлекләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә, - дип шәрехләде Башкортстан тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Беренче көн кысаларында UzAgroExpo, UzProdExpo һәм Inter Pack Expo күргәзмәләренең тантаналы ачылышы булды.
Чараның төп максаты - белгечләр өчен продукция, эшкәртү һәм саклау өчен җиһазлар җитештерүчеләр белән нәтиҗәле эшлекле аралашу платформасы булдыру, азык-төлек продуктларын җитештерүнең, чималны эшкәртүдән алып ахыргы төргәкләнгән продуктка кадәр барлык технологик процессын тәкъдим итү.
Күргәзмәнең беренче көнендә Башкортстан Республикасы компанияләре Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан, Әфганстан, Беларусь, Монголия, Төркия, Иран, Германия, Чехия, Италия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре потенциаль партнерлары белән 120 B2B-очрашуы уздырды.
Барлык потенциаль партнерларга да «Анализ карталары» җибәрелгән, шулай ук логистика чыгымнары исәпкә алына.

Үзбәкстан Республикасында Русия Сәүдә вәкиллеге һәм Үзбәкстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре республиканың күргәзмә экспозициясендә булдылар.
Башкортстан делегациясе составына төбәкнең экспорт юнәлешендәге биш предприятиесе керде: "БашИнком"(ашламалар һем азотлы кушылмалар), «Южно-Уральский Весовой Завод» (калибрлау герләре, дозаторлар, тензодатчиклар, үлчәү терминаллары), «Дуслар сәүдә йорты» (коры сөт ярдемче чимал әйләнеше, шикәр-комы һәм бал), «ЗМК» (АПК продукциясе) һәм Минһаҗева Алсу Рәүф кызы шәхси эшкуар (бал продукциясе).

ФОТО: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в