Барлык яңалыклар
Икътисад
25 ноябрь , 12:30

Көндәшлек сәләте югары

Республикага коронакризис нәтиҗәләреннән тизрәк арынырга нәрсә ярдәм итәчәк?

Көндәшлек сәләте югары


Башкортстанның кредитка сәләтлелек рейтингы “тотрыклы” фаразы белән ruАА+ дәрәҗәсендә кала. Бу хакта “Эксперт РА” рейтинг агентлыгы хәбәр итә. Бу статус Башкортстанга 2021 елның маенда бирелгән иде. Республикадагы бүгенге хәлгә бәя биргәндә дә экспертлар статусны үзгәрешсез калдырды.

Бу ни дигәнне аңлата соң? Беренчедән, пандемия нәтиҗәләренә карамастан, республика икътисадының көндәшлек сәләте югары булуы турында сөйли. Моңа Башкортстан җитәкчеле­генең кичектергесез чаралар күрүе нәтиҗәсендә республиканың пандемиянең беренче дулкыннарын уңышлы узуы һәм федераль үзәктән нәтиҗәле ярдәм алуы булышлык итте. Икенчедән, көндәшлек сәләте бөтен социаль-икътисади хәл-халәтнең тотрыклылыгын аңлата.
Бу уңайдан Русия Президенты Владимир Путинның Башкортстан турындагы сүзләрен дә китерергә мөмкин. Әйтергә кирәк, Владимир Владимирович үз чыгышларында республиканың икътисад һәм социаль үсеш буенча лаеклы урын тотуы турында күп тапкырлар сөйләде. Милек мәсьәләсендәге бәхәсләр вакытында да хәлиткеч сүзен әйтте (бу хакта сүз түбәндәрәк). Мәсәлән, Уфа моторлар төзүчеләре белән очрашканда ул: “Сезнең республикада икътисади күрсәткечләр яхшы, кайбер параметрлар буенча ил буенча уртачадан югарырак”, — диде.
Республикада икътисад күптармаклы. Тулай төбәк продуктының (ТТП) 40 процентын сәнәгать тармаклары формалаштыра, Башкортстанда шулай ук эре нефть эшкәртү комплексы һәм куәтле авыл хуҗалыгы булу аның зур өстенлеген бәяли, ди рейтинг авторлары.
Рейтинг агентлыгы тарафыннан республика ТТПсының җан башына туры килгән күләменең югары дәрәҗәдә булуы да уңай бәяләнә. Мәсәлән, 2020 ел нәтиҗәләре буенча ТТПның республикада яшәгән һәркемгә туры килгән күрсәткече 453,8 мең сум тәшкил итә. Кыскасы, куәтле сәнәгать тармагы һәм авыл хуҗалыгы бүгенге тотрыклылыкның нигезе ул. Әйтик, хезмәт күрсәтү өстенлек иткән кайбер төбәкләрдә пандемия чорында икътисади өзеклекләр барлыкка килде. Бу уңайдан Башкортстан икътисады тармакларының диверсификацияләнүен (төрләндерелүен) дә сызык өстенә алырга кирәк.
Әйе, республика предприятиеләрендә диверсификацияләү төп бурыч итеп билгеләнгән иде. Әйтергә кирәк, нефть химиясе предприятиеләре әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара. Бу уңайдан шуны да билгеләү мөһим: берничә ел элек Русия Хөкүмәте икътисади үсешне тәэмин итәчәк инновацияле 11 кластерны сайлап алган иде. Шулар арасында республиканың 160 предприятиесен үз эченә алган нефть химиясе кластеры да бар. Ягъни ул предприятиеләрне стратегик әһәмиятле дип исәплиләр.
Соңгы чорда дөнья базарында чимал бәяләре арту күзәтелә. Бу, үз чиратында, чимал һәм нефть эшкәртү тармакларына бәйле булган Башкортстан икътисадының пандемия нәтиҗәләренә каршы тору мөмкинлекләрен арттыра. Ә 2022 елда нефтькә бәяләр арту тенденциясе сакланса, Башкортстан бу трендтан ота һәм үз бюджетын тиешенчә тулыландыра, шулай ук федераль трансфертларга һәм кредитларга бәйлелекне киметә алачак, шуңа күрә төбәкнең рейтингы югары һәм тотрыклы. Экспертлар сүзләренә караганда, нигезендә чимал предприятиеләре булган Башкортстан икътисады пандемиядән зур югалтуларсыз чыга. Әлеге чорда Европада энергия кризисы күзәтелә, ОПЕК, пандемия һәм башка стресс-факторлар аркасында нефтькә бәяләр үсешенең яңа циклы башлана. Әлеге вакытта нефтьнең барреле 80 доллар тирәсе булса, киләсе ел дәвамында бер баррель 100 долларга кадәр күтәрелергә мөмкин. Димәк, шуңа бәйле рәвештә, нефть сатучыларның табышы да ил казнасына, Башкортстан бюджетына керем дә арта дигән сүз.
Еш кына, икътисадның чималга бәйлелегеннән котылырга кирәк, дигән сүзләрне кабатлыйлар. Әмма бүгенге шартларда, энергия чыганакларына, нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ арткан чорда, нефть һәм газ икътисадның тотрыклылыгы җөмләсеннән хәлиткеч роль уйный. Әлбәттә, керемнәрнең шактый өлеше төбәкләр ихтыяҗларына тотынылган очракта. Әйтик, Башкортстан ягулык-энергетика комплексының, “Сода” җәмгыятенең хуҗалары соңгы чорда берничә тапкыр алмашынды. Ниһаять, бу уңайдан бәхәсләргә нокта куелды булса кирәк.
Русия Президенты Владимир Путин “Башнефть” компаниясенең 25 процентлы акцияләре пакетының Башкортстанга күчүне гадел дип атады. Мәсәлән, 2015 елда “Башнефть”нең (акцияләр Башкортстанныкы булмаганда) республика бюджетына барлык түләүләре 29,4 миллиард сум булса, милек формасына үзгәрешләр кертелгәч, керем 53,3 миллиард сум тәшкил иткән.
Русия Президенты Владимир Путин “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыяте акцияләренең 38,3 процентын Башкортстан Республикасы милке итү, шулай ук тагын 11,7 процентын республика Хөкүмәте каршындагы ышанычлы идарәгә тапшыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, республика предприятиене үз контроленә алды һәм аның белән идарә итәчәк.
“Компаниянең озайлы сроклы, нәтиҗәле эшен һәм көндәшлеккә сәләтле продукция чыгаруын тәэмин итәргә кирәк, — диде Владимир Путин 31 мартта Русия Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә. — Кешеләр өчен хезмәт хакын, эш урыннарын саклап калу бик мөһим. Төп мәсьәләләрнең берсе — предприятие белән нәтиҗәле идарә итү. ... Республика бу компания белән тулысынча идарә итә алачак”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев