Барлык яңалыклар
Икътисад
25 ноябрь , 20:10

Уфа агрегат җитештерү берләшмәсенә - 80 ел

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Уфа агрегат җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләрен юбилей белән котлады.

Уфа агрегат җитештерү берләшмәсенә - 80 ел

"Башкалада язмышы Уфа агрегат җитештерү берләшмәсе белән бәйле булмаган гаиләләр бик аздыр мөгаен. Сугыш елларында предприятие 137 мең (!) хәрби самолётны җиһазландырган, аларның күбесенә Уфа моторлары куелган. Һәм бу меңләгән гомерләрне коткара, тигезсез сугышларда, шәһәрләрне һәм авылларны фашистлардан саклап калырга ярдәм итә. Бу завод безгә Мәскәүдән эвакуацияләнә, һәм ул башкалабызның демографик һәм икътисади үсешенә этәргеч бирә.

Барысы да 80 ел элек, 1941 елның 25 ноябрендә башланган. Ул вакытта Уфада, 161нче завод мәйданында - хәзерге УАПО - әзерләп, фронтка ут кабызгычларның беренче партиясен җибәргәннәр.

Безнең көннәрдә УАПО белгечләре гражданнар һәм хәрби авиация самолетлары өчен төрле системалар әзерли һәм җитештерә. УАПО "Ростех" дүләт корпорациясенең "Технодинамика" холдингына керә. Предприятие бер урында гына тормый, җитештерү куәтләрен модернизацияләүне дәвам итә, йөз миллион сум акча кертә.

Нәкъ менә "Ростех" һәм шәхсән әлеге Дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков ярдәме белән УАПО хәзер илнең авиация комплексының әйдәп баручы предприятиеләренең берсе булып тора. Иң мөһиме - берләшү нәтиҗәсендә коллективны саклап калу мөмкин булды, ә ул кечкенә түгел - 2 меңнән артык кеше.

Предприятиенең үсеше турында Ростех белән безнең ведомствоара комиссияләрдә дә фикер алышабыз.

УАПО коллективын юбилей белән котлыйм. Үсеш һәм ышанычлы киләчәк телим", - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин