+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
26 ноябрь 2021, 13:50
Эшкуарлар бизнес-проектларын дәүләт ярдәмендә яклый ала
2019 елның октябрендә Башкортстан Республикасының инвестицион порталында INVESTRB.RU муниципаль берәмлек территориясендә гамәлгә ашыруга тәкъдим ителә торган бизнес-проектлар турында фикер алышу буенча муниципалитет җитәкчелеге белән очрашуга язылу өчен «Эшкуарлык сәгате»нә онлайн-гариза бирү формасы гамәлгә кертелде.
Эшкуарлар бизнес-проектларын дәүләт ярдәмендә яклый ала
"Эшкуарлык сәгате" - хакимиятнең бизнес белән хезмәттәшлегенең яңа форматы. Бизнес-планнар буенча фикер алышу атна саен пәнҗешәмбе уза. Хакимият вәкилләре бизнес белән бергә республика икътисадын үстерү өчен 100 миллион сумга кадәр инвестицияләр проектларын карый.
Ике ел эчендә эшкуарлар тарафыннан 5,3 мең гариза бирелгән, шуларның 2,3 меңе буенча уңай карар кабул ителгән.
- Онлайн-заявка бизнеска үз проектлары турында муниципалитет хезмәткәрләренә турыдан-туры белдерү мөмкинлеге бирә. Санлаштыру мондый катлаулы процессларны ничек тә булса урындагы хакимият белән эшкуарларның үзара хезмәттәшлеген гадиләштерә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов. – Эшкуарлык сәгатьләрендә очрашулар бизнес-башлангычны кирәкле юнәлешкә җибәрергә, ярдәм итү чараларын ачыкларга, эшне үстерүгә кызыксынучыларның игътибарын җәлеп итәргә булыша.
Агымдагы елда Башкортстанның Социаль үсеш министрлыгы Салават шәһәре, Благовещен һәм Гафури районнары башлыклары тарафыннан «Эшкуарлык сәгатьләре» үткәрүнең аеруча активлыгын билгели. Очрашулар кысаларында фикер алышына торган өстенлекле темалар - барыннан да элек авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм сәнәгать.
«Эшкуарлык сәгате»нә гаризаны порталның төп битендә тапшырырга мөмкин: INVESTRB.RU
Моннан тыш, урыннардагы бизнес-шерифлар эшкуарның хакимият белән хезмәттәшлеген җайга салырга ярдәм итә, эшкуарлар мөрәҗәгатьләрен кабул итә һәм муниципаль дәрәҗәдә бизнес мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итә. INVESTRB.RUда барлык 63 бизнес-шериф белән элемтә өчен контактлар тәкъдим ителгән.
https://investrb.ru/ru/business/business_sheriffs.php
.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru/
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"