Барлык яңалыклар
Икътисад
26 ноябрь , 09:35

Стәрлетамак ничек үсешә?

Моңа бәйле стратегик мәсьәләләр Хөкүмәтнең күчмә утырышында тикшерелде.

Стәрлетамак ничек үсешә?
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Стәрлетамак шәһәренең социаль-икътисади үсеш мәсьә­лә­ләре буенча күчмә утырыш үткәрде.

– Стәрлетамак, республиканың сә­нәгать куәтләре зур булган иң эре индустриаль үзәкләренең берсе буларак, социаль-икътисади үсешнең күп кенә юнә­лешләре буенча алдынгы урыннарны били, – диде Андрей Назаров. – Урын­дагы үзидарә органнары эшчәнле­генең нәтиҗәлелеген федераль дәрәҗәдә бәяләү күрсәткечләре буенча 2020 елда Стәрлетамак, 2019 елдагы кебек үк, республиканың сигез шәһәр округы арасында беренче урын алды.
Шул ук вакытта Премьер-министр шәһәр үсеше белән бәйле һәм комплекслы хәл итүне таләп итүче проблемаларны да билгеләде. Бу, барыннан да элек, экология, автомобиль юллары һәм транспорт инфраструктурасын үстерү, торак төзе­ле­ше, индустриаль үсеш мәсьәләләре һәм башкалар.
Социаль-икътисади үсеш турында шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов доклад белән чыгыш ясады. Ул мә­­дәният учреждениеләренең, спорт ко­рылмаларының җитешмәвенә, мәгариф учреждениеләре биналары искерүенә игътибарны юнәлтте. Моннан тыш, аның сүзлә­ренә караганда, күрше Стәрлетамак районы белән чиктәш территорияләрдә җир­ләрне бүлү проблемасы актуаль булып кала.
– Стәрлетамак тотрыклы үсешә, әмма республика ярдәме таләп ителгән берничә юнәлеш бар. Без бу эшне көчәй­тәчәкбез. Аерым алганда, торак төзелеше өлкә­сен­дә. Элек Стәрлетамак бу юнәлеш буенча республикада 4нче урында булса, бүген, кызганычка каршы, 12нче урынга күчкән. Моның сәбәпләре бар, мәсьәләне бергә­ләп хәл итәчәкбез, – диде Андрей Назаров.
Беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов районда гамәлгә ашырылучы гомум күләме 12 миллиард сумлык 68 инвестиция проекты турында сөйләде. Нәтиҗәдә, 400дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла. Беренче вице-премьер инвестицияләр җәлеп итү эшен активлаштыру, шулай ук, бизнес белән яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча даими нигездә эшләү кирәклеген билгеләп үтте.
Стәрлетамакта сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү турында вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде.
Халыкка медицина ярдәмен биредә махсуслаштырылган 9 учреждение күр­сә­тә. Узган елда 74 бокс-палатаны үз эче­нә алган Йогышлы авырулар үзәге төзелде.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Стәрлетамакның медицина оешмаларына нейрохирургия операцияләре, реабилитация, онкология тармагы өчен заманча җиһазлар сатып алынган. Моннан тыш, 2019-21 елларда Стәрлетамак шәһәре һәм районының медицина оешмалары 105,65 миллион сумлык мәгълүмати-коммуникацион җиһазлар һәм программа белән тәэмин ителгән. Андрей Назаров медицина кадрлары тэминаты мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте.
Премьер-министр Стәрлетамакта Башкортстанда иң алга киткән һәм зур мәгариф системаларының берсе булуын билгеләп үтте.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин китергән мәгълүматларга караганда, шәһәрдә барлыгы 63 балалар бакчасы эшли, шуларның өчесе белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган шәхси оешма. Шәһәрдә укучылар­ның гомум саны 35 меңнән артык. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1046 балага күбрәк. Шәһәр территориясендә 10 һөнәри белем бирү оешмасы бар, алар ел саен 2,3 меңгә якын квалификацияле кадрлар әзерли.
Андрей Назаров Мәдәният министрлыгына һәм шәһәр хакимиятенә балалар сәнгать мәктәбе бинасын реконструк­ция­ләү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты. Мәдәният министры Әминә Шә­фыйкова хәбәр итүенчә, Стәрлета­макта 7 меңгә якын бала шөгыльләнә ал­сын өчен өстәмә рәвештә тагын 8 сән­гать мәк­тәбе булдырырга кирәк. Гомумән алганда, шәһәр мәдәнияте 11 оешма тарафыннан тәкъдим ителгән. Аларда эшләп килгән 80 иҗат коллективында 4 меңнән артык кеше шөгыльләнә.
Утырышта, шулай ук, Стәрлетамакның транспорт инфраструктурасы үсеше турында – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев, экология һәм һава сафлыгын саклау турында та­бигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров, территорияне төзекләндерү һәм торак-коммуналь комплексны үстерү турында – торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм турында Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов җентекле итеп сөйләделәр.
Утырыш ахырында Стәрлетамакта урындагы бюджетның керем базасын ныгыту мәсьәләләре анализланды. Андрей Назаров муниципалитетларга финанс дисциплинасы үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
– Стәрлетамакка торак-коммуналь хуҗалык тармагы буенча федераль программаларда актив катнашырга кирәк. Үз ягыбыздан без шәһәр һәм республика бюджетыннан өстәмә резервлар табачакбыз, – диде Андрей Назаров.
Шул ук көнне Андрей Назаров Башкортстан Төзүчеләре ассоциациясенең күчмә утырышында катнашты. Анда Cтәр­летамак шәһәре һәм районы территория­сендә торак төзелеше күләмен арттыру, проект финанславы һәм ипотека кредитлавы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Фикер алышу барышында билгелә­нүенчә, Cтәрлетамакта төзелеш күләмнә­ренең үсешенә комачаулаучы төп сәбәп­ләрнең берсе – инфраструктура белән тәэмин ителгән җир участоклары җитмәү. Проектлы финанслауга күчү дә тәэсир ит­кән. Төзүчеләрнең һәм банкларның үзара хезмәттәшлеге көтелгәнчә җиңел генә бармый. Моннан тыш, Стәрлетамак гражданнарны авария хәлендәге һәм искергән торактан күчерү программасына да кермәгән, бу яңа объектлар тергезүгә комачаулый. Стәрлетамак районында, киресенчә, җир бар, ләкин участокларны инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктурага тоташтыру буенча проблемалар эшкә аяк чала.
Ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, Андрей Назаров Стәрлетамак шәһәре хакимияте алып барган эшне билгеләде.
– Территорияләрне планлаштыру документлары расланды, “2016-24 елларга Башкортстан Республикасының Стәрле­тамак шәһәрендә төзелеш комплексы һәм архитектура үсеше” муниципаль программасы гамәлгә ашырыла, азкатлы төзелеш үсеш алды. Бу юнәлештә эшне алга таба тагы да колачлырак дәвам итәргә кирәк, – диде ул.


Автор:Резеда Галикәева