

Бу закон проекты өстендә эш дәвам итә. Ул инде тиешле министрлык һәм ведомстволарда тикшерү һәм килештерүләр, халык арасында җәмәгать тыңлаулары үтеп, тәкъдим ителгән төзәтмәләрне кертеп, Дәүләт җыелышы-Корылтайда кабул итүгә әзерләнә. Алдагы елга һәм аннан соңгы чорга республиканың казна документы нинди булачак? Түбәндә шушы закон проекты хакында эзлекле мәгълүмат тәкъдим итәбез.
Шулай итеп, Башкортстан Республикасы бюджетының керем өлеше 2022 елга — 228 316,4 миллион сум, 2023 елда — 226 505,2 миллион сум, 2024 елда 238 088,7 миллион сум күләмендә фаразлана.
Салым һәм бюджет законнарындагы үзгәрешләрне, республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен, элекке елларда һәм агымдагы елның узган чорында фактик керемнәрне, шулай ук администраторларның фаразларын исәпкә алып, 2022 елда Башкортстан бюджетында салым һәм салым булмаган керемнәр өлеше — 157460,7 миллион сум, 2023 елда — 167 378,6 миллион сум, 2024 елда 179699,8 миллион сум күләмендә планлаштырыла.
2022-24 елларда Башкортстан бюджетының төп керем чыганаклары булып, әүвәлгечә, түбәндәгеләр торачак:
оешмалар табышына салым. Ул салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомум өлешендә 2022 елда — 33 процент, 2023 елда — 33,2 процент, 2024 елда 34,5 процент тәшкил итәчәк;
физик берәмлекләр кеременә салым. Гомум суммада ул 2022 елда — 28,6 процент, 2023 елда 28,3 процент, 2024 елда — 28,2 процент күләмендә каралган;
акцизлар өлеше 2022 елда — 17,9 процент, 2023 елда — 18,7 процент һәм 2024 елда 18,3 процент күләмендә булачак;
милеккә салым керем суммасында 2022 елда — 9,2 процент, 2023 елда — 9 процент, 2024 елда 8,7 процент тәшкил итәчәк;
дәүләт милкендә булган милекне файдаланудан керем исәбенә казна 2022 елда — 6,1 процентка, 2023 елда — 5,8 процентка, 2024 елда 5,4 процентка тулыланачак.
Гомумән алганда, югарыда аталган керем чыганаклары республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәренең 95 процент чамасын алып тора.
Кире кайтарылмый торган түләүләр исә 2022 елда — 70855,7 миллион сум, 2023 елда — 59126,6 миллион сум, 2024 елда 58388,9 миллион сум күләмендә булыр, дип фаразлана. 2022-24 елларга кайтарылмый торган түләүләр күләменә тулы ачыклык, “2022 елга, 2023 һәм 2024 еллардагы план чорына федераль бюджет турында” Федераль закон проектына ярашлы, “2022 елга, 2023 һәм 2024 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укуга кертеләчәк.
Республика казнасының чыгым параметрларына килгәндә, алар 2024 елга кадәр Башкортстан бюджеты керемнәрен бәяләүдән, Русия һәм Башкортстан законнарына ярашлы фаразланган чыгым йөкләмәләре һәм 2021-2023 елларга бюджет ассигнованиеләренең “база” күләменнән чыгым билгеләнгән. Соңгысы 2020 елның 21 декабрендә кабул ителгән “2021 елга, 2022 һәм 2023 еллардагы план чорына Башкортстан бюджеты турында” (арытабангы үзгәрешләр белән) 350-з санлы республика Законы, Башкортстан Башлыгының һәм Хөкүмәтенең аерым карарлары белән расланган.
Шунысын да билгеләргә кирәк: “2022 елга, 2023 һәм 2024 еллардагы план чорына федераль бюджет турында” Федераль закон проекты аерым бюджетара трансфертлар, яки аларның аерым өлешен бүлүне, шул исәптән бюжет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бирүне күздә тотмый. Бу Башкортстан Республикасы бюджетының керем һәм чыгым өлешләре динамикасына да йогынты ясый.
Шулай итеп, Башкортстан Республикасының фаразланган чыгым йөкләмәләре күләме 2022 елда — 243316,4 миллион сум, 2023 елда — 226505,2 миллион сум, 2024 елда 238088,7 миллион сум күләмендә билгеләнгән. Бюджет чыгымнарында төп өстенлекле юнәлеш исә — гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру аша үсешнең гомумдәүләт максатларына ирешү. Бу җәһәттән Русия Президентының 2018 елның 7 маендагы “2024 елга кадәр чорда Русия Федерациясен үстерү буенча гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлар турында” 204 санлы һәм 2020 елның 21 июнендәге “2030 елга кадәр чорда Русия Федерациясен үстерү буенча гомумдәүләт максатлары турында” 474 санлы указлары нигезендә Башкортстан Республикасында 11 гомумдәүләт проекты кысаларында 45 төбәк проекты тормышка ашырыла. Үз чиратында, төп төбәк проектларын финанс яктан тәэмин итү күрсәткечләре 2022 елда — 24837,2 миллион сум, 2023 елда — 23968,6 миллион сум, 2024 елда 22168 миллион сум күләмендә билгеләнгән.
Бюджетның чыгымнар структурасында социаль өстенлекләр сакланып кына калмыйча, хәтта киңәйтелгән дә. Социаль әһәмиятле юнәлешләргә казнаның өчтән ике өлеше чамасы юнәлтеләчәк. Бу җәһәттән иң өстенлекле юнәлешләр булып түбәндәгеләр кала:
мәгариф тармагына 2022 елда бюджет чыгымнарының 24 проценты, 2023 елда — 25,9 проценты, 2024 елда 24,1 проценты туры киләчәк. Монда 1-4 сыйныф укучыларын бушлай ашатуны оештыру, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыру, заманча белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү өчен шартлар тудыру белән бәйле чыгымнар да керә;
сәламәтлек саклау тармагына 2022 елда бюджетның 20,3 проценты, 2023 елда — 20 проценты, 2024 елда 18,1 проценты юнәлтеләчәк. Монда Башкортстан Республикасының Мотлак медицина страховкалавы фондына эшләмәүче гражданнарны мотлак медицина страховкалавы өчен страховка взносларына трансфертлар да исәпкә алынган. Акчалар “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” гомумдәүләт проектлары кысаларындагы төбәктәге җиде юнәлешне финанслауга, льготалы категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә, авыл җирендә медицина кадрларына кытлык мәсьәләсен хәл итүгә, сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк;
социаль сәясәткә 2022 елда бюджет чыгымнарының 18 проценты, 2023 елда — 18,8 проценты, 2024 елда 17,9 проценты туры киләчәк. Монда Башкортстан Республикасының Мотлак медицина страховкалавы территориаль фондына эшләмәүче гражданнарны мотлак медицина страховкалавы өчен страховка взносларына трансфертлар исәпкә алынмый. Акча социаль хезмәтләндерү юнәлешендә социаль ярдәм һәм хезмәтләр күрсәтүгә, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Бала туганда гаиләгә ярдәм”, “Өлкән буын” төбәк проектларын тормышка ашыруга тотынылачак;
гомумдәүләт икътисады юнәлеше 2022 ел бюджеты чыгымнарының 17,3 процентын, 2023 елда — 17,6 процентын, 2024 елда 21,2 процентын алып торачак. Шул исәптән чыгымнарның 0,5 проценты ел саен эшкуарлык өлкәсенә — кече һәм урта бизнес субъектларына субсидияләр бирүгә, малтабарлыкны үстерү буенча муниципаль программаларны финанслауга, бизнес эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтеләчәк.
2022 ел бюджетының керем һәм чыгым өлешләре арасындагы аерма 15000 миллион сум күләмендә булачак, дип фаразлана. Ул тиешле финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән. 2023-24 елларда бюджет проекты дефицитсыз булыр дип фаразлана.
Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фото: nastroy.net