

Кризислар чорында инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру аеруча актуаль санала. Икътисадны арытаба үстерү, яңа эш урыннары булдыру, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен мөмкинлекләр тудырып, инфраструктура үсеше эчке тулай продуктны үстерүгә ярдәм итә. Әйтик, гомумдәүләт проектлары кысаларында төбәкләр һәм муниципалитетлар алдында иҗтимагый инфраструктураны үстерү буенча анык бурычлар билгеләнгән. Инфраструктур проблемалар, һәр төбәктәге кебек үк, Башкортстанда да җитәрлек. Күптән түгел Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин эре инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруны тизләтергә кирәклеге турында белдерде, бу проектлар Русия икътисадында пандемия нәтиҗәләрен җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк, һәм нәкъ менә инфраструктура төзелеше барлык тармакларны үсешкә алып барачак локомотивка әверелергә мөмкин, дип саный Марат Шәрифҗан улы.
Башкортстанда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру билгеләнгән план буенча бара. Аерым тармакларда эшләр илкүләм дәрәҗәдәгедән җитезрәк тә алып барыла. Гомумдәүләт проектларыннан тыш, хәзер дәүләтнең һәм шәхси бизнесның партнерлыгына корылган проектлар буенча да эшне активлаштырырга чакыра федераль үзәк. Башкортстанда, мәсәлән, М-7 магистрален М-5 магистрале белән тоташтыра торган (Уфаны көнчыгышка таба кисеп чыга торган) заманча юл шундый ысул белән төзелә.
Республика икътисадын җанландыруга, шулай ук, Уфаның 450 еллыгына сафка кертеләчәк объектлар да йогынты ясаячак. Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфа шәһәренең 450 еллыгын бәйрәм итүгә кадәр төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм төзекләндереләчәк объектлар исемлеген раслады. Эшләрнең якынча бәясе 50,4 миллиард сум булачак.
Башкала хакимиятенә, подрядчылар белән берлектә, объектларны вакытында проектлау, төзү һәм файдалануга тапшыру бурычы йөкләнде. Республика Башлыгы боерыгының үтәлешен контрольдә тоту Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка кушылды.
Радий Хәбиров тәсдыйкъ иткән документка нигезләнеп, объектларның якынча смета бәясе һәм финанслау чыганаклары расланды. Иң күп акчаны җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә һәм Уфа биналары фасадларын ремонтлауга юнәлтү планлаштырыла — барлыгы 10,7 миллиард сум. Бу эшләрне федераль, республика һәм Уфа бюджетларыннан финансларга планлаштыралар.
Сугыш ветераннары госпитале төзелешенә һәм аңа җиһазлар сатып алу өчен 6 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Аның күпчелеген федераль казнадан җәлеп итәргә планлаштыралар, финанслауның бер өлешен Башкортстан бюджеты күтәрәчәк.
Шәһәрнең Киров районындагы Воровский урамы киселешендәге Агыйдел күперен ремонтлау 4 миллиард сумга төшәчәк, бу максатларга республика һәм муниципаль казна акчасы юнәлтеләчәк. Евразия китапханәсен төзүгә дә шуның кадәр акча бүлеп бирү каралган.
Башкалабыз Уфада юбилей алдыннан байтак спорт корылмаларын сафка кертү максат итеп куела. Мәсәлән, Инорс бистәсендә Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексын төзүгә — 396,1, Фехтование үзәген төзүгә 700 миллион сум сарыф итү планлаштырыла. Республиканың Октябрь районында Спорт көрәше үзәген төзүгә киткән чыгымнарны 5,3 миллиард сумга бәяләделәр. Бу төзелешкә, шулай ук, Башкортстан һәм Русия бюджетлары акчалары җәлеп ителәчәк.
Уфаны көньяктан урап үтә торган юл төзелешенә (Кузнецов затонында Агыйдел аша күперне дә кертеп) 450 миллион сум бүлү каралган.
Шулай ук, шәһәрнең 450 еллыгына җәмәгать транспортын модернизацияләү, хәрәкәт итүне уңайлаштыруны күздә тоткан башка эшләр планлаштырыла. Транспорт белән бәйле чыгымнар 1 миллиард сум тирәсе итеп бәяләнә. Тарихи “Уфа II шәһәрчеге” территориясендә археологик саклагыч төзелеше 1,5 миллиард сумга төшәчәк дип каралса, Октябрь революциясе урамын ремонтлауга — 1,4, Пугачев урамын реконструкцияләүгә 3,8 миллиард сум акча тотынылачак. Шәһәрнең Киров районында генерал Рыленко урамы төзелеше 1,6 миллиард сумга төшәчәк, аның Пугачев урамы белән киселешендәге чишелеше 3,1 миллиард сумга төзеләчәк. Моннан тыш, 2024 елда Уфада Кузнецов затонында 2 миллиард сумга 2,2 мең урынга исәпләнгән яңа мәктәп һәм 2,9 миллиард сумга 350 укучыга исәпләнгән математик лицей-интернат булдырырга планлаштыралар.
Төбәк проблемалары институтының генеральный директоры Дмитрий Журавлев билгеләп үтүенчә, Башкортстанның федераль бюджеттан юбилей объектлары төзелешен финанслау өчен акча җәлеп итү мөмкинлеге бар.
“Мондый тәҗрибә бар, Казанның 1000 еллыгын искә төшерегез, әлбәттә, бу — уникаль очрак, ләкин башка шушындый юбилейларга аерым төбәкләр, бигрәк тә милли республикалар турында сүз йөртсәк, федераль финанслауны җәлеп итә алды. Әлбәттә, бу акчалар автоматик рәвештә бүлеп биреләчәк дигән сүз түгел әле. Башкортстан җитәкчелегенә Русия Хөкүмәтендә һәм Финанс министрлыгында өстәмә акча бүлү кирәклеген нигезләргә туры киләчәк. Бу гади мәсьәлә түгел, әмма тормышка ашырырлык”, — диде Дмитрий Журавлев.
Октябрь азагында Башкортстан Башлыгы бәйрәм чараларына әзерлек кысаларында Уфаның 450 еллыгы уңаеннан брендбук (символика, бу очракта юбилейга бәйле чараларның җентекле тасвирламасын эченә алган документ күздә тотыла) эшләргә кушты. Ул мәдәни-киңкүләм чараларны планлаштырганда, мәйданчыкларны, транспортны, сәүдә-сервис объектларын бизәгәндә, сувенир продукция җитештерүдә кулланылачак.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.