Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева республиканың икътисади һәм инвестиция потенциалы презентациясе белән чыгыш ясады.
- Башкортстан өчен Австрия күптәнге һәм ышанычлы партнер булып тора. Без тыгыз хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм киңәйтү яклы. Башкортстан һәм Австрия бизнесы төрле өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә. Безнең республикада Австрия капиталы катнашлыгында 7 юридик берәмлек эшли. Аларның күбесе икътисадның реаль секторында – авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалар чыгару, керамика һәм цементтан эшләнмәләр, машиналар һәм җиһазлар җитештерү, төзелеш, сәүдә, консультацияләр өлкәләрендә эшчәнлек алып бара. Австрия бизнесы вәкилләре актив рәвештә бездә үзләренең җитештерү куәтләрен арттыра, республика белән эшне үстерә һәм ныгыта, - дип билгеләп үтте Маргарита Болычева.
Чыгыш барышында Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча республика төп капиталга 4,3 миллиард евро инвестицияләр җәлеп иткән. Башкортстан Республикасы аграр секторда сыер ите һәм кымыз җитештерү буенча Русиядә - 1нче, сөт, бал җитештерү, атлар һәм сыерларның баш саны буенча - 2нче, эре мөгезле терлекләр саны буенча - 3нче, бәрәңге үстерү буенча 4нче урында тора. Узган елда Башкортстаннан агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 57,6 миллион еврога арткан.
Чит ил коллегалары белән аралашу барышында Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов республиканың инвестицион потенциалы, шулай ук «Алга» махсус икътисади зонасы һәм «Уфа» индустриаль паркы эше турында сөйләде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте.