-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 декабрь 2021, 19:00

Благовещенда яңа резидентлар эш башлады

"Благовещен" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе тагын ике резидент: «Альянс-Металл» һәм «Катохим» предприятиеләре белән тулыланды.

Благовещенда яңа резидентлар эш башлады
Благовещенда яңа резидентлар эш башлады

Резидентлар 26 миллион сумнан артык инвестиция белән 210 эш урыны булдырырга ниятли.

- Благовещен ышанычлы темпларда эшлекле активлыкны арттыра һәм резидентларны җәлеп итү эшен дәвам итә. Предприятиеләрне ТОСЭР резидентлары реестрына кертү бизнеска эшнең башлангыч этапларында салым ташламаларын алу мөмкинлеге бирә. Бу күп кешене эшкә урнаштырырга һәм предприятиене үстерүгә акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Һәр яңа резидент шәһәр халкы өчен эш урыннары булдыра, инфраструктура үсешенә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә, — диде икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова.

«Альянс-Металл» инвесторы Благовещен шәһәре территориясендә заманча металлургия предприятиесе төзиячәк, ул алюминий эретмәләре һәм бакыр катодлар җитештерәчәк. Проект буенча игълан ителгән инвестицияләр күләме 22 миллион сумнан артык булачак. Яңа производствода 195 кеше өчен эш урыннары булдырылачак.

«Катохим»ның бизнес-планы Русия һәм якын чит илләрнең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларына махсус нефть сервисы хезмәтләре күрсәтүче предприятие төзүне күздә тота. Башкортстанның үсеш алган нефть химиясе комплексы инвестицион проектны уңышлы тормышка ашыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Инвестор 4 миллион сумнан артык күләмдә капиталь кертемнәр кертергә планлаштыра. Предприятиедә 15 яңа эш урыны барлыкка килергә тиеш.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: