+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 декабрь 2021, 17:33

Икътисадның үсеше кемнәргә бәйле?

"Түгәрәк өстәл" утырышында актуаль мәсьәләләр каралды.

Икътисадның үсеше кемнәргә бәйле?
Икътисадның үсеше кемнәргә бәйле?

2 декабрьдә Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова "түгәрәк өстәл" эшендә катнашты. Ул «Башкортстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге», Русия Сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең төбәк бүлеге, Башкортстан Дәүләт банкы һәм республиканың Кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясе белән берлектә оештырылды.

- Банк секторыннан башка инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм бюджетны үтәү мөмкин түгел. Бюджет кытлыгын финанслау өчен дәүләт акчаларын җәлеп итүдә кредит оешмаларының ролен билгеләп үтү аеруча мөһим.
Сәнәгатьчеләрне кредитлау өчен бездә махсус институт - Башкортстан Сәнәгать үсеше фонды булдырылды, аның активлары 1 миллиард сумнан артык. Ул безнең предприятиеләргә ташламалы заемнар бирү белән шөгыльләнә. Банк секторы да республика үсеше темпларын тизләтү һәм инвестицияләр күләмен арттыру өчен предприятиеләрне максималь файдалы шартларда кредитларга тырышсын иде, - дип билгеләде Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова.

Фикер алышу барышында заманча шартларда икътисадның финанс һәм реаль секторының үзара хезмәттәшлеген үстерүнең актуаль аспектлары каралды, пандемиядән башлап, тиз санлаштыру һәм үсә барган киберхәвефләрдән башлап, бизнес һәм халык белән гамәли хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләренә кадәр, шулай ук Башкортстан Республикасы халкының финанс белеме дә каралды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: