+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 декабрь 2021, 17:25

Татарстан Башкортстанның инвестиция тәҗрибәсе белән кызыксына

Төбәкнең инвестицион потенциалын үстерү һәм Үсеш корпорациясе белән үзара хезмәттәшлек урнаштыру кысаларында Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов «Уфа» индустриаль паркында һәм «Алга» махсус икътисади зонасында булды.

Татарстан Башкортстанның инвестиция тәҗрибәсе белән кызыксына
Татарстан Башкортстанның инвестиция тәҗрибәсе белән кызыксына

Даими вәкил җитештерү мәйданчыкларын карады һәм алга таба үсеш планнары белән кызыксынды.

- Безнең команда Башкортстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга омтыла. Безнең преференция зоналарын үстерү өлкәсендә булган тәҗрибәбез белән алмашырга мөмкинлегебез сөендерә. Аларның резидентлары барлык кирәкле инфраструктура, шулай ук салым ташламалары һәм башка преференцияләр белән тәэмин ителә. Без предприятиеләрне үзебезнең җитештерү мәйданчыкларында урнаштыру белән кызыксынучы Татарстан компанияләрен шатланып сәламләячәкбез, - диде Башкортстан Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Үз чиратында, даими вәкил инде башкарылган эш масштабларын һәм инвесторларга ярдәм итүнең көндәшлеккә сәләтле секторын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, индустриаль һәм сәнәгать паркларын үстерү өлкәсендә Татарстан белән Башкортстанның хезмәттәшлеге һәм тәҗрибә уртаклашуы сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтергә һәм ике республиканың уңай инвестицион климатын камилләштерергә ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның Үсеш корпорациясе «Алга» махсус икътисади зонасының һәм «Уфа» индустриаль паркының идарәче компаниясе булып тора. Резидентлар белән преференция зоналары эше турында тулырак мәгълүматны сез kr-rb.ru сайтында һәм (347)214-90-70 телефоны аша белә аласыз.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: