+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 декабрь 2021, 06:20

Владимир Путин ташкүмер тармагындагы хәл турында киңәшмә үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Кемерово өлкәсенең ташкүмер тармагындагы хәл турында киңәшмә уздырды.

Владимир Путин ташкүмер тармагындагы хәл турында киңәшмә үткәрдеВладимир Путин ташкүмер тармагындагы хәл турында киңәшмә үткәрде
Владимир Путин ташкүмер тармагындагы хәл турында киңәшмә үткәрде
- Без барыбыз да яхшы беләбез: 25 ноябрьдә Кемерово өлкәсендә фаҗига, зур бәла булды. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Листвяжная" шахтасында шахтерлар һәм коткаручылар һәлак булды. Бу - Кузбасс һәм бөтен Русия өчен уртак кайгы, - диде Владимир Путин. - Тагын бер кабат тирән кайгы уртаклашам, һәлак булганнарның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына ихлас теләкләремне белдерәм. Барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим.

Бу көннәрдә без төбәк башлыгы Сергей Цивилев белән даими элемтәдә булдык, ул һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штабны җитәкли. Даими докладлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегеннән дә килә.

Төбәккә, белүегезчә, кичекмәстән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, "Ростехнадзор" җитәкчеләре килде һәм, әлбәттә, федераль ведомстволарга һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү йөкләмәсе бирелде.

Хәлне без даими шәхси контрольдә тотабыз.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас