

- Беларусь Республикасы - күптәнге һәм ышанычлы партнер, без 20 ел дәвамында икътисадның күп өлкәләрендә, шул исәптән нефть химиясе, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын да кертеп, хезмәттәшлекне үстерәбез. Башкортстанның бу ил белән тышкы сәүдә мөнәсәбәтләре үсеше өчен зур потенциалы бар, - дип билгеләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Башкортстан эшкуарлары Белоруссиядәге коллегалары белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү, Башкортстанга Белоруссиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын китерү мөмкинлекләре, күргәзмә-ярминкә чараларында үзара катнашу һәм төбәкара хезмәттәшлек турында фикер алышачак. Эшлекле делегация вәкилләренең Белоруссия компанияләре белән b2b форматында сөйләшүләрен уздыру планлаштырылган.
Шулай ук, 7 декабрьдә эшлекле даирәләр Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итүдә катнашачак.
Фото: рravitelstvorb.ru