-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 декабрь 2021, 20:21

Башкортстан эшкуарларына бизнесның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәкләр

Бүгеннән Башкортстан Республикасында кече һәм урта бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен Русия софтыннан ташламалы файдалану турында вебинарлар сериясе старт ала.

Башкортстан эшкуарларына бизнесның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәкләр
Башкортстан эшкуарларына бизнесның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәкләр

Тематик вебинарларны кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 50 процент ташламалы программа белән тәэмин ителешне гамәлгә ашырганда табышларны кайтаруга субсидияләр алу өчен конкурс сайлап алуын узган Русия ай-ти-компанияләре үткәрәчәк.

-Элек безнең "FreshDoc.ru" Уфа ай-ти-компаниясе дәүләт ярдәме чаралары алуга конкурста катнашты һәм мондый мөмкинлеккә ия булган беренче компанияләрнең берсе булды. Компания продуктлары хәзер кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 50 процент ташлама белән бирелә, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.

Алты онлайн-очрашу 6-10 декабрьдә узачак. Вебинарлар сәүдә, HoReCa, клиентлар сервисы, логистика һәм башка өлкәләр өчен Русия программалы тәэминатын куллану мәсьәләләренә багышланган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: