Әйтик, гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 104,5 процентка җиткән. Дарулар, кәгазь, мебель, металл эшләнмәләр, автотранспорт чаралары җитештерү кебек юнәлешләр үсешнең югары темпларын күрсәтте.
Торак тапшыру буенча да уңай динамика күзәтелә: үсеш - 22,1 процент.
– Республикада алданган өлешчеләр буенча эш яхшы бара, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Быел Башкортстанда өч меңнән артык кешенең хокуклары тергезелгән. Әгәр без шундый темплар белән эшләүне дәвам итсәк, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча бу проблеманы 2024 елга тулысынча хәл итәчәкбез.
Республика Башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме елның тугыз аенда 103,6 процент тәшкил иткән.
- Безнең инвестиция эшчәнлеге белән бәйле шикләребез бар иде, ләкин эш нәтиҗәләре 2021 елны уңышлы тәмамларбыз дип әйтергә мөмкинлек бирә, – диде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы