

"Республиканың иң катлаулы проблемаларының берсе - өлешчеләр проблемасы. Без төзелеп бетмәгән йортларның җансыз шәүләләрен, плакатлар белән кешеләрнең митингларын һәм башкаларны барыбыз да хәтерлибез. Өлешчеләр саны артты һәм 10 меңгә җитте.
Беренче көннән без бу проблеманы эзлекле рәвештә хәл иттек. Йортлар төзүнең катлаулы схемаларын, биналарның техник үзенчәлекләрен тикшердек, компенсацияләр вариантларын эзләдек. Алданган өлешчеләргә ярдәм итү буенча федераль структуралар - Русия Президенты, Өлешчеләр хокукларын яклау фонды белән эшләдек.
Бүген бу юнәлештә без эшнең башлангыч нәтиҗәләрен ясадык. Агымдагы елда гына да без 24 йортны төзеп бетердек һәм 3 меңнән артык кешенең хокукларын тергездек.
Яңа елга кадәр Нефтекама, Октябрьский, Уфа һәм башка муниципалитетларда фатир ачкычларын бирергә тырышачакбыз.
Иң мөһиме - безнең һәр йорт проблемасын хәл итү буенча ачык аңлавыбыз бар һәм федераль коллегалар белән конструктив хезмәттәшлек җайга салынган, алар безгә бу авыр проблеманы нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итә", - дип язган ул.