+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 декабрь 2021, 20:22

Ярымфабрикатлар җитештерү заводын төзүгә 668 миллион сум юнәлтелә!

“Благовещен” ТОСЭРының яңа резиденты кабель-үткәргеч продукциясе өчен ярымфабрикатлар җитештерүгә 668 миллион сум инвестицияли.

Ярымфабрикатлар җитештерү заводын төзүгә 668 миллион сум юнәлтелә!
Ярымфабрикатлар җитештерү заводын төзүгә 668 миллион сум юнәлтелә!

Русия Икътисади үсеш министрлыгы “Башкортстан Сәнәгать холдингы”н с алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте. Компания Благовещен шәһәрендә ярымфабрикатлар җитештерү заводын төзүгә 668 миллион сум юнәлтергә планлаштыра, бу завод кабель-үткәргеч продукцияне алга таба әзерләү өчен нигез булып тора.

- Әлеге проектны гамәлгә ашыру Башкортстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясенә һәм төбәкнең социаль-икътисади үсеш стратегиясе юнәлешләренә туры килә. Җитештерелә торган продукцияне сайлау республикада сәнәгать җитештерүе үсешенең уңай динамикасына һәм фаразына юнәлтелгән. Әйтик, кабель-үткәргеч продукцияне эре сәнәгать, инфраструктура объектларын төзү һәм модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин, - дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Ул билгеләп үткәнчә, инвестпроектны гамәлгә ашыру Башкортстанда инвестицияләр күләме артуга, моношәһәр һәм “Благовещен” ТОСЭРын үстерүгә ярдәм итәчәк, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм төбәк бюджетына өстәмә салым кертемнәрен тәэмин итәчәк.

- Инвестор кертемнәрнең төп өлешен җитештерүнең тулы циклын тәэмин итү өчен заманча энергия саклаучы чит ил җиһазларын сатып алуга юнәлтергә ниятли. Инвестпроектны 2021-27 еллар дәвамында тормышка ашыру планлаштырыла. Предприятиедә 40 кеше эшкә урнаштырылачак, - дип билгеләде республика икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова.

Шулай ук инвестор яңа сәнәгать объектларын төзү, җитештерү куәтләрен арттыру, катнаш производстволар булдыру һәм кабель-үткәргечләр продукциясен җитештерүнең тулы циклы исәбенә җитештерү мәйданчыгын киңәйтү мөмкинлеген карый.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: