+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 декабрь 2021, 08:45

Коммерция карамагында булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтелә

Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру максатында республика Җир һәм милек министрлыгы коммерция карамагында булмаган социаль юнәлешле оешмаларны 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр төзелгән дәүләт милкен арендалау килешүләре буенча аренда түләвеннән азат итүне дәвам итә.

Коммерция карамагында булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтеләКоммерция карамагында булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтелә
Коммерция карамагында булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтелә

- 2021 елның 3 декабренә булган мәгълүматларга караганда, 42 коммерция карамагында булмаган оешма аренда түләвеннән азат ителгән, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев. - Коммерция карамагында булмаган оешмалар җәмгыятькә социаль проблемаларны хәл итү юлларын табарга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, безнең төбәк, коммерция карамагында булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итеп, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен инвестицияләрне җәлеп итүчәнрәк була бара, чөнки имин социаль мохит булган территорияләрдә бизнес үсешен тормышка ашыру күпкә җиңелрәк.

Коммерция карамагында булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итүнең гомум күләме якынча 9 миллион сум тәшкил иткән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас