+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 декабрь 2021, 17:25

Минскида төбәкнең икътисади потенциалы презентациясе үтте

7 декабрьдә Минскида Башкортстан рәсми делегациясенең Беларуська сәфәре кысаларында төбәкнең инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясе узды.

Анда дәүләт хакимияте органнары, икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү институтлары җитәкчеләре, бизнесменнар һәм эре компанияләр вәкилләре катнашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров презентациядә катнашучыларны сәламләде. Ул икътисадның төрле тармакларында үзара мөнәсәбәтләрне үстерүнең һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруның югары потенциалын билгеләп үтте.

- Беларусь - безнең өчен бик якын, туган ил. Без дуслык белән горурланабыз һәм аның тагын да ныграк булуын телибез. Башкортстан белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, теләсә кайсы тармакта уңышлы бизнес алып барырга мөмкин, – диде Радий Хәбиров. – Без Белоруссиядә Башкортстан предприятиеләренең эшчәнлеген киңәйтүне хуплыйбыз. Партнерларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез.

Төбәк җитәкчесе Башкортстан һәм Беларусь арасында хезмәттәшлекне ныгытуга шәхси өлеш керткән өчен Белоруссия дәүләт нефть һәм химия концерны рәисе Андрей Рыбаковны һәм Беларусь Республикасының Русиядәге Илчелегенең Уфа бүлеге җитәкчесе Артур Карповичны Дуслык ордены белән бүләкләде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең җентекле презентациясе белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, республиканың ышанычлы икътисади партнер репутациясе бар. Эшлекле мохит сыйфаты һәм эшкуарлык эшчәнлеге уңайлыгы дәрәҗәсе буенча Башкортстан Русиянең лидер-төбәкләре арасына керә.

- Без 122 ил белән сәүдә-икътисади элемтәләр урнаштырдык. Узган елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 4,1 миллиард доллар тәшкил итте, - диде Андрей Назаров.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры төбәк икътисады диверсификациянең югары дәрәҗәсе булган күп тармаклы структура белән характерлана, диде. Мөһим рольне сәнәгать секторы уйный. 2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча Русия рейтингын җитәкли.

Минскида төбәкнең икътисади потенциалы презентациясе үтте
Минскида төбәкнең икътисади потенциалы презентациясе үтте
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас