

- Сәфәребезнең төп максаты - безнең субъектлар арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү, - дип билгеләп үтте Алексей Гусев.
Базар ике төп форматта тәкъдим ителгән: сезонлы товарлар өчен ачык, ел әйләнәсенә - ябык. Бу базарның төп үзенчәлеге - сатылмаган продукцияне саклау өчен мультитемпература бүлмәләре булу. Базарда халыкның социаль якланмаган категорияләренә сәүдә итү өчен бушлай урыннар бирелә.
Базарда тәкъдим ителгән продукция ассортименты шактый киң. Нигездә - урындагы фермерлар җитештергән товарлар.
- Мондый форматтагы сәүдә үсеше безнең республикада да бик мөһим. Ул вак товар җитештерүчеләр өчен өстәмә сату каналы булып хезмәт итә, ә халык өчен чагыштырмача арзан бәягә сыйфатлы, табигый продукция сатып алу өчен өстәмә мөмкинлек тә булып тора, - дип өстәде Алексей Гусев.
Фото: pravitelstvorb.ru