+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 декабрь 2021, 11:05

Башкортстан һәм Беларусь хезмәттәшлеге буенча эшче төркем утырышы булды

7 декабрьдә Минскида Башкортстан белән Беларусь арасында хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы булды. Киңәшмәдә ике республиканың да башкарма власте һәм бизнес органнары вәкилләре катнашты. Алар 2022-24 елларга хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук узган елга йомгак ясадылар.

Башкортстан һәм Беларусь хезмәттәшлеге буенча эшче төркем утырышы булды
Башкортстан һәм Беларусь хезмәттәшлеге буенча эшче төркем утырышы булды

- Бүген без сезнең белән үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшергә җыелдык. Безнең предприятиеләр алдагы уртак эшкә юнәлтелде. Башкортстаннан китерелгән продукцияне дә рәхәтләнеп кабул итәбез. Шулай ук сезнең базарны үзегездә җитештерелми торган продукция белән тутырабыз, - диде "Белнефтехим" концерны рәисе, Эшче төркемнең Беларусь ягы рәисе Андрей Рыбаков.

Эшче төркемнең узган елгы эш нәтиҗәләре турында Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2021 елда Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге инвестиция проектларында Беларусь предприятиеләренең катнашуы кысаларында терлекчелек биналары өчен металл каркас-тент конструкцияләр җитештерүне үзләштергәннәр. Шулай ук Белоруссия технологияләрен һәм җиһазларын кулланып, Кырмыскалы һәм Мәләвез районында каркас-тент проекты буенча абзар төзү проектларын гамәлгә ашырганнар. Төбәк сөтчелек терлекчелеге өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа авыл хуҗалыгы предприятиеләрен билгели.

- Без юл төзелеше һәм коммуналь техниканы яңарту яклы. Уфаны төзекләндерү буенча муниципаль учреждениеләр өчен без Беларусь җитештерә торган 18 махсус машина сатып алдык инде. Шулай ук безнең өчен урман сәнәгате комплексы мөһим юнәлеш булып тора, аның өчен "Амкодор" компаниясенең агач хәзерләү машиналарын сатып алу зарурлыгы бар, - дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: