+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 декабрь 2021, 11:13

Белоруссия - безнең стратегик партнер

Башкортстан компанияләре Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан оештырылган Белоруссиягә бизнес-миссиядә катнаша.

Белоруссия - безнең стратегик партнер
Белоруссия - безнең стратегик партнер
Бизнес-миссия барышында республиканың эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләре Русия Федерациясенең Белоруссиядәге сәүдә вәкиле Юрий Золотарев, «РЭЦ» җәмгыяте вәкиле Виктор Доронкевич һәм Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының «Бәяләр конъюнктурасының дәүләт үзәге» җитәкчелеге белән очрашты. Анда республика предприятиеләре өчен семинар үткәрделәр һәм Беларусь базарына экспортерлар чыгу өчен сәүдә-икътисади эшчәнлекнең үзенчәлекләре турында кирәкле мәгълүмат белән уртаклаштылар.

- Бүген Белоруссия Башкортстанның әйдәп баручы сәүдә партнерлары өчлегенә керә. Без күп еллар сәүдә-икътисади өлкәдә актив хезмәттәшлек итәбез һәм, әлбәттә, безнең өчен бу бик мөһим икътисади элемтәләрне алга таба да саклап калырга теләр идек, - дип билгеләп үтте тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Эш сәфәре кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров республикаың инвестицион һәм икътисади потенциалын тәкъдир итте. Чара барышында "Альтернатива-экспресс" компаниясе халык кулланышы товарларын (пластик продукция) китерүгә экспорт контрактын, шулай ук «Стронгтрейд» (Беларусь Республикасы) компаниясе белән контракт суммасын да арттыру белән озайтты, бу ныклы һәм мөһим үзара хезмәттәшлек турында сөйли.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: