Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләгән Башкортстан делегациясе рәсми визит белән Белоруссиядә.
Визит кысаларында Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев Беларусь Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге җитәкчелеге белән очрашты.
- Хезмәттәшләребезнең үсеш планнары күп яктан безнеке белән охшаш - без бер юнәлештә барабыз. Болар - күмәртәләп сату товар әйләнешен үстерү дә, хәзерләү эшчәнлеге дә, халыктан артык продукция сатып алу да, икенчел чималны тирәнтен эшкәртү дә, җәмәгать туклануы да, - дип сөйләде Алексей Гусев.
Очрашуның төп максаты - Белоруссия территориясендә Башкортстан кулланучылар җәмгыятьләре продукциясен сату буенча да, Беларусь кооперативлары продукциясен сату буенча да тәҗрибә алмашу һәм үзара товар әйләнешен җайга салу.
- Кулланучылар кооперациясен үстерүдә төбәкара дәрәҗәдә генә түгел, дәүләтара дәрәҗәдә дә хезмәттәшлек итәргә килештек, - дип өстәде Алексей Гусев.
Делегация программасына, шулай ук, Белоруссия кулланучылар җәмгыятьләренең төп күмәртәләп сату предприятиесе - "Белкоопсоюз"ның "Белкоопвнешторгы" белән танышу кертелгән иде. Компания эшчәнлеге Белоруссия һәм чит ил җитештерүчеләре товарларын экспорт-импортка, күмәртәләп һәм ваклап сату, йөк ташу, җәмәгать туклануы, шулай ук табигый мехтан эшләнмәләр җитештерү һәм сатуга юнәлтелгән.