+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 декабрь 2021, 06:00

Делегация транспорт комплексының берничә предприятиесендә булды

6 декабрьдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкләгән Башкортстан делегациясе рәсми эш сәфәре белән Белоруссиягә килде.

Делегация транспорт комплексының берничә предприятиесендә булдыДелегация транспорт комплексының берничә предприятиесендә булды
Делегация транспорт комплексының берничә предприятиесендә булды
Сәфәр кысаларында Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев "Штадлер Минск" заводында булды, ул "Штадлер Рейл Групп" Швейцария компаниясе составына керә. «Штадлер Минск" уңышлы эшчәнлек алып бара һәм БДБ, Европа һәм Латин Америкасы илләренә тимер юл продукциясен озата. Һәм бу тимер юл вагоннары гына түгел, трамвайлар да.

Шуннан соң Александр Булушев Беларусь Республикасының «БКМ Холдинг» шәһәр электр транспортын җитештерү һәм модернизацияләү буенча алдынгы сәнәгать предприятиесендә булды. "БКМ Холдинг" белән хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча мөмкин, шул исәптән, модернизацияләү һәм Уфада һаман да эксплуатацияләнүче иске трамвайларда кузовларны алыштыру буенча.

Сәфәрнең беренче көне азагында Беларусь Республикасы сәнәгать министры Петр Пархомчикның Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев һәм сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев белән эшлекле очрашуы булды.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас