-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 декабрь 2021, 18:55

Радий Хәбиров "АМКОДОР" компаниясе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Бүген Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "АМКОДОР" холдингы эше белән танышты һәм аның республика белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Радий Хәбиров "АМКОДОР" компаниясе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Радий Хәбиров "АМКОДОР" компаниясе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Холдингның Директорлар советы рәисе Александр Шакутин, предприятие дөньяның күп кенә илләрендә ихтыяҗ булган махсус һәм катлаулы техниканың 125 моделен һәм модификациясен чыгара, дип сөйләде.

"АМКОДОР" җәмгыяте генеральный директоры Александр Ефимов әйтүенчә, холдинг 18 заводны берләштерә, шул исәптән БДБ илләрендә дә. Гомумән алганда, компаниядә 6 меңнән артык кеше эшли.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика холдинг белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә алыр иде. Аерым алганда, төбәкнең урман эшкәртүчеләре үз ихтыяҗлары өчен "АМКОДОР"да җитештерелгән алты комплекс сатып алган инде. Уфада бу техниканы хезмәтләндерү өчен запас частьләр сервисы һәм склады бар.

- Безгә сезнең белән Русия законнарында каралган конкурс процедуралары кысаларында коммуналь техника сатып алу планында да эшләү кызыклы булыр иде. Безгә авыл хуҗалыгы техникасы да кирәк, - диде Радий Хәбиров. Республика җитәкчесе холдингка Башкортстан предприятиеләре белән тагын да тирәнтенрәк интеграция һәм кооперация тәкъдим итте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: