Кул куелган килешү инвестицион климатны яхшыртуга һәм инвестицион потенциалны алга этәрүгә, социаль программаларны үстерүгә, шулай ук Белоруссия һәм Башкортстан социаль-икътисади үсешенең өстенлекле бурычларын хәл итү юнәлешендәге инвестицион проектларны формалаштыру һәм тормышка ашыруга юнәлтелгән башлангычларны алга таба этәрү максатыннан хезмәттәшлек итүне күз уңында тота.
- Белоруссия - Башкортстан икътисады өчен стратегик партнер. Белоруссия коллегалары белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул кую республикага инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук уртак инвестицион проектларны тормышка ашыру өлкәсендә безнең мөмкинлекләрне киңәйтә, - дип билгеләде Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте