Форель, керкә, ала балык, багры... Бу балыкның нинди генә исеме юк! Затлылар төреннән ул. Искиткеч тәмле, йомшак, кылчыксыз балык. Кайберәүләр аны “балыкларның патшасы” дип тә атый. Ә менә әңгәмәдәшем — тиздән районда шушы балыкны үрчетүгә керешәчәк Рафаэль Игбирдин бу фикер белән килешми. Аның өчен балыклар патшасы – таймень. Кызганычка каршы, сөләйман балыгы семьялыгының иң эре вәкиле соңгы елларда еш күренми. Ә бит бу балыклар 55 елга кадәр яши ала икән!
Кыскасы, Рафаэль Руел улы таймень һәм, гомумән, балыклар турында барысын да белә дисәк, арттыру булмас. Юкка гына ул Учалыдан килеп, Гафури районының Мәндем авылы янында “Таймень” форель хуҗалыгы ачарга ниятләмәгән инде. Нигә Гафуридамы? Табигате искиткеч матур, балык үрчетү өчен менә дигән саф сулы Көяште (халык телендә – Аккыр) елгасы ага, кыскасы, монда идеаль экологик яктан чиста урыннар.
Әлеге теләк Игбирдинда бер дусты белән Салават районындагы форель хуҗалыгын барып күргәннән соң туган. Эш принцибын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгәннән соң, эшкә тотынганнар. Тәү башлап биредәге иске мәктәп бинасын сатып алганнар. Ул административ бина булачак. Озынлыгы — 15, киңлеге 5 метрлы ике канал чокылган. Бөтен коммуникацияләрне үткәргәннәр. Маймычларны Бишбүләк районыннан сатып алганнар. Азыкның французныкына өстенлек биргәннәр. Әлегә планнары — 10 тонна форель үстерү.
— Республикада сатылучы балыкның 70 проценты чит илдән кайтарыла. Ә бит үзебездә елга-диңгезләр күпме? Ни өчен без Норвегия белән Кытай балыгы ашарга тиеш? Әлеге эшкә керешкәнче башны шушындыйрак уйлар бораулады. Безнең төп максат — Башкортстанның азык-төлек хәвефсезлеге. Ягъни бер елдан ук форельне үстереп сатарга планлаштырабыз. Сату авыр булмас дип уйлыйм. Халыкның өстәлендә яхшы сыйфатлы балык җитешми. Соңрак биредә глэмпинг төзергә ниятлибез. Республикада эчке туризмны үстерү проблемасы дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде. Без биредә күл ясап, спорт балыкчылыгын үстерергә исәплибез. Бу эшләр җайга салынгач инде төп хыялны тормышка ашырырга — таймень балыгы үрчетә башларга иде, — ди Рафаэль Игбирдин.
Ният иткән — морадына җиткән, дигәндәй, аңа әлеге эшчәнлегендә уңыш-лар теләп калабыз.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.