Тәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика рәсми делегациясе вәкилләре белән бергә Минскида Җиңү монументына чәчәкләр салды һәм Беларуська сәфәрнең төп максатлары турында сөйләде.
– Без Башкортстанның 40ка якын предприятиесе җитәкчеләрен алып килдек. Беларусь Республикасы белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлегебез шактый тыгыз. Бу ил икътисады безгә Башкортстан икътисады кебек үк кызыклы. Машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә озайлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Без сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерергә, мәдәният өлкәсендә тәҗрибә алмашырга килдек, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, Башкортстан белән Беларусьның уртак тарихы, уртак тамырлары бар. Нәкъ менә биредә, шушы җирдә, Русия Наполеон һөҗүменә каршы көрәшкән вакытта, Башкортстаннан бик күп сугышчы һәлак булган. Биредә безнең сугышчылар Бөек Ватан сугышы вакытында да һәлак булган. Башкортстанда белорусларның зур диаспорасы яши, алар үз мәдәниятен кадерләп саклый. Безнең халыкларны күп нәрсә бәйли. Үзара мөнәсәбәтләр бик җылы, яхшы.
Икенче көнне Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Яклар киләчәктә сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту перспективалары турында фикер алышты.
Александр Лукашенко Беларусьта Русия төбәгенең шундый мәртәбәле делегациясен күрүенә бик шат булуын билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, Беларусьның Башкортстан белән кызыксынуы үзара файдалы сәүдә итүгә бәйле булуы белән отышлы.
– Безнең өчен бу төбәк якын. Мондый мәртәбәле делегациянең бу катлаулы вакытта эш сәфәре – безнең өчен истәлекле вакыйга. Безнең төп бурыч аермачык һәм тормышка ашырырлык – кризиска кадәрге сәүдә әйләнешен мөмкин кадәр тизрәк тергезергә кирәк, – диде Беларусь Президенты.
2021 елның тугыз аенда республикалар арасында товар әйләнеше 217,2 миллион доллар тәшкил иткән. Александр Лукашенко фикеренчә, товар әйләнеше кимүе сәбәбе пандемия чикләүләрендә генә түгел.
– Безнең мөнәсәбәтләр дистәләрчә еллар дәвамында сыналган, һәм без, ковид яисә Көнбатыш санкцияләренә сылтанып, араларны бозуга юл куймаска тиеш. Дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итәчәк. Сезнең безнең илгә сәфәрегез моның ачык дәлиле булып тора, – диде Беларусь лидеры.
Александр Лукашенко сәүдәдә элемтәләрне активлаштыру өчен кулланырга мөмкин булган резервлар турында фикер алышырга һәм якын киләчәккә өстенлекле юнәлешләрне билгеләргә тәкъдим итте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итеп, Беларусь Президенты аның “Без яхшырак булдырабыз!” дигән лозунгына “Бергәләп без яхшырак һәм күбрәк булдыра алабыз!” дип өстәргә тәкъдим итте.
– Юнәлеш билгеле: безгә товар әйләнешен 700 миллион долларга җиткерергә кирәк. Мондый саннарга без 2019 елда ук ирештек. Эш яхшы оештырылса, без товар әйләнешен миллиард долларга җиткерүгә дә ирешә алабыз. Без моңа әзер, – дип ассызыклады Александр Лукашенко.
Радий Хәбиров кунакчыллыгы өчен Беларусь ягына рәхмәт белдерде.
– Безне монда туганнар, бик якын дуслар буларак каршы алдылар. Башкортстан һәм Беларусь халыклары – чынлыкта тугандаш. Бездә гасырларга тиң уртак тарих. Без дошман һөҗүмен бергә кире кайтардык. Һәм безне бик күп нәрсә бәйли, – диде төбәк җитәкчесе. – Без берлектәге үсеш, хезмәттәшлек өчен гамәлгә ашырылмаган тагын да зуррак куәт барлыгын төгәл аңлыйбыз. Беларусь һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең иминлеге, безнең мөнәсәбәтләр үссен өчен сезнең белән үзара файдалы итеп эшләргә телибез.
Беларусь Президенты Александр Лукашенко белән очрашу нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урындагы журналистлар сорауларына җавап бирде.
– Беларусь Президенты белән очрашуга Сез нинди йомгак ясый аласыз?
– Беларусь Президенты белән без хезмәттәшлегебез нәтиҗәләрен карадык, ул күптәннән бара. Иң мөһим килешүнең соңгысы – 1999 елда Башкортстан белән Беларусь арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында, – диде Радий Хәбиров. – Безнең мөнәсәбәтләр бик югары дәрәҗәдә. Без монда зур делегация белән юкка гына килмәдек. Мин Президентка безнең министрларның да, компания җитәкчеләренең дә бер-берсен яхшы белүе турында сөйләдем. Бу безнең бик җитди хезмәттәшлегебез турында сөйли.
Без авыл хуҗалыгы, барыннан да элек, авыл хуҗалыгы машиналары өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Алар безгә бик кирәк. Бездә аларны куллану буенча зур тәҗрибә бар, безнең механизаторлар Беларусь техникасын ярата. Моннан тыш, машина төзелеше, коммуналь техника өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштык.
– Беларусь Президенты Уфада күптән булганым юк, диде. Аны кунакка чакырдыгызмы?
– 2024 елда Уфаның 450 еллыгына багышланган зур чаралар узачак. Бу – федераль дәрәҗәдәге вакыйга. Русия Президенты Владимир Путин тиешле боерыкка кул куйды. Шуңа мин Александр Григорьевичны бу бәйрәмгә чакырдым. Әгәр ул безнең чакыруны кабул итсә, без аны Уфада бик якын кеше буларак каршы алачакбыз, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченконың эшлекле очрашуы узды. Анда сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.
– Беларусь санкцияләргә каршы торуда Русия ярдәмен тоеп яши һәм Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекне тышкы сәясәт өстенлекләренең берсе буларак карый. Бу – нәтиҗәле сәүдә-икътисади хезмәттәшлек нигезе, ул, шулай ук, безнең илләр арасындагы кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга хезмәт итә, – диде Роман Головченко. – Башкортстан – Беларусьның Русия Федерациясендә төп сәүдә партнерларының берсе. Республика алга киткән сәнәгать, фәнни-техник һәм аграр куәткә ия. Шуңа күрә сезнең сәфәрегез бик нәтиҗәле булыр һәм безнең мөнәсәбәтләрне алга этәрергә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Башкортстан Башлыгы Беларусь коллегаларына кунакчыллык һәм делегация эшенә уңайлы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.
– Без беренче көннән үк эшкә чумдык. Без зур делегация белән килдек. Алар Беларусь компанияләре белән сөйләшүләр алып бара. Бу безнең мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирер дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров. – Башкортстан белән Беларусь арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча эшче төркем дә нәтиҗәле эшли. Бу – үзен күптән күрсәткән бик нәтиҗәле корал. Безнең сәфәр нәтиҗәле узар дип ышанам. Республикалар арасында товар әйләнешен арттыру өчен кирәкле куәтебез бар.
Шул ук көнне Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусьта республика Конгресс-бюросы вәкиллегенең офисын ачу тантанасында катнашты.
Офис эшчәнлеге уртак проектларга инвестицияләр җәлеп итүгә, шулай ук Башкортстан белән Беларусьны халыкара базарларга чыгаруга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.
Радий Хәбиров Беларусь Республикасы җитәкчелегенә һәм Русия Сәүдә вәкилле-генә офисны булдыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде һәм аның белгечләренә уңышлы эш теләде.
Яңа мәйданчыкта Башкортстан Конгресс-бюросы белән Беларусь Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында беренче килешүгә кул куелды.
Минскида Радий Хәбиров, шулай ук, Беларусь Республикасының дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, Башкортстанда туып-үскән Урал Латыйпов белән очрашты.
Республика җитәкчесе аны, Башкортстан һәм Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш кертүен билгеләп, “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләде.
Урал Латыйпов Радий Хәбировка югары бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан белән Беларусь халыкларын уртак тарих һәм кыйммәтләр берләштерүен билгеләде.
– Минем өчен туган Башкортстан бүләген алу – зур дәрәҗә. Мин ел саен республикага, туган авылым Катайга кайтам. Мине һәрвакыт җылы каршы алалар, сыйныфташларыбыз белән очрашканда туган телебездә җырлар башкарабыз. Башкортстан – минем туган илем, туган ягым гомергә онытылмый, – диде Урал Латыйпов.
Минскида Башкортстан рәсми делегациясенең Беларуська сәфәре кысаларында төбәкнең инвестицион һәм икътисади куәте презентациясе узды. Анда дәүләт власте органнары, икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү институтлары җитәкчеләре, бизнесменнар һәм эре компанияләр вәкилләре катнашты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чарада катнашучыларны сәламләде. Ул икътисадның төрле тармакларында үзара мөнәсәбәтләрне үстерүнең һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруның югары потенциалын билгеләп үтте.
– Беларусь – безнең өчен бик якын, тугандаш ил. Без дустанә мөнәсәбәтләр белән горурланабыз һәм аның тагын да ныгуын телибез. Башкортстан белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, һәрбер тармакта уңышлы бизнес алып барырга мөмкин, – диде Радий Хәбиров. – Без Беларусь Республикасында Башкортстан предприятиеләренең эшчәнлеген киңәйтүне хуплыйбыз. Партнерларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан һәм Беларусь арасында хезмәттәшлекне ныгытуга шәхси өлеш керткән өчен Беларусь дәүләт нефть һәм химия концерны рәисе Андрей Рыбаковны һәм Беларусь Республикасының Русиядәге Илчелегенең Уфа бүлеге җитәкчесе Артур Карповичны Дуслык ордены белән бүләкләде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең җентекле презентациясе белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, республиканың ышанычлы икътисади партнер дигән абруе бар. Эшлекле мохит сыйфаты һәм малтабарлык эшчәнлеге уңайлылыгы дәрәҗәсе буенча Башкортстан Русиянең лидер төбәкләре арасына керә.
– Без – илдә еллар буе төзелгән сәүдә элемтәләрен саклап калу өчен тиңдәшсез адымнарга барган төбәк. Узган елда тышкы сәүдәгә ярдәм итү буенча финанс чараларының өч пакетын гамәлгә ашырдык. Бу – логистика, сертификация һәм экспорт кешбэгына субсидияләр, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Ул, шулай ук, сәүдә әйләнеше кысаларында Башкортстан җитештерүчеләре Беларусьның нефть химиясе оешмаларын ароматик углеводородлар, терефтал кислотасы, синтетик каучуклар, сыекландырылган нефть газлары, төрле полимерлар белән тәэмин итәләр, дип билгеләде. Шуңа күрә бу өлкәдә хезмәттәшлекне һәм нефть-газ тармагын үстерү нокталарын формалаштыру көнүзәк булып тора.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры билгеләвенчә, республика, шулай ук, агросәнәгать комплексында, торак-коммуналь хуҗалыкта, туризмда уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлекне үстерергә әзер.
Чара ахырында Андрей Назаров Беларусь бизнесменнарын 15-17 декабрьдә Уфада узачак Халыкара бизнес атнасында катнашырга чакырды.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь Республикасының татар-башкорт диаспорасы белән очрашты. Очрашуны ачып, ул халыкара сәфәрләр вакытында нәкъ республикада туып-үскән кешеләр белән очрашуның мөһим урын алып торуын билгеләде.
– Якташлар каршы алуы – һәрвакыт күңелле вакыйга. Башкортстанда үз телләрен һәм мәдәниятен саклаучы 12 меңнән артык белорус яши. Сезнең дә биредә мәдәниятебезне саклап калуыгыз һәм аны үстерүегез күңелле. Безнең бурыч – бу эштә сезгә ярдәм итү. Башкортстанда без тел мохитен формалаштыру, туган телләрне популярлаштыру өчен санлы инфраструктура булдыруга зур игътибар бирәбез.
Төбәк җитәкчесе Беларусь Республикасында Башкортстан мәдәниятен актив тәкъдим иткән иҗтимагый берләшмәләргә рәхмәт белдерде.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров “Чишмә” иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльвира Левшевичка Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды. Оешма әгъзаларының кайберләре республика Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Очрашуда катнашучылар шулай ук “Ләйсән” фольклор ансамбле тарафыннан төшерелгән “Туган як” клибын карады, соңыннан коллектив әгъзалары концерт белән чыгыш ясады.
Арытаба Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “АМКОДОР” холдингы эше белән танышты һәм аның республика белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Холдингның Директорлар советы рәисе Александр Шакутин, предприятие дөньяның күп кенә илләрендә ихтыяҗ булган махсус һәм катлаулы техниканың 125 моделен һәм модификациясен чыгара, дип сөйләде.
“АМКОДОР” җәмгыятенең генеральный директоры Александр Ефимов белдерүенчә, холдинг 18 заводны берләштерә, шул исәптән БДБ илләрендә дә. Гомумән алганда, компаниядә 6 меңнән артык кеше эшли.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика холдинг белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә алыр иде. Аерым алганда, төбәкнең урман эшкәртүчеләре үз ихтыяҗлары өчен “АМКОДОР”да җитештерелгән алты комплекс сатып алган да инде. Уфада бу техниканы хезмәтләндерү өчен запас частьләр сервисы һәм склады бар.
– Безгә сезнең белән Русия законнарында каралган конкурс процедуралары кысаларында коммуналь техника сатып алу планында да эшләү кызыклы булыр иде. Безгә авыл хуҗалыгы техникасы да кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе холдингка Башкортстан предприятиеләре белән тагын да тыгызрак интеграция һәм кооперация тәкъдим итте.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Беларусь Республикасының Милли китапханәсендә булды. Бу – иң зур
социаль-мәдәни үзәкләрнең берсе һәм илнең төп китап саклау урыны, анда фондның 20 проценты – 10 миллион данәдән артык китап тупланган.
Радий Хәбиров мәгълүмат ресурслары белән танышты, ноталар һәм аудиовизуаль документлар залында, кулъязмалар, сирәк һәм борынгы басма китаплар саклагычында, шулай ук конференц-залда һәм 23нче катта урнашкан күзәтү мәйданчыгында булды.
Арытаба Башкортстан Башлыгы китап музеен карады. Тематик экспозициядә кулъязмалар, борынгы һәм сирәк басмалар тәкъдим ителгән. Алар барысы да уникаль һәм җәмәгатьчелек тарафына бик сирәк чыгарыла.
Радий Хәбиров китапханә эшенең заманча форматын билгеләп үтте. Ул төрле яшьтәге кешеләр өчен махсуслашкан мәгърифәт эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен үз эченә ала.
– Мондый концепция ярдәмендә Беларусь Милли китапханәсе мөһим социаль-мәдәни үзәккә әверелгән. Бу – эшне оештыруга дөрес караш нәтиҗәсе, – диде Башкортстан Башлыгы. – Уфада Евразия китапханәсен проектлаганда без шундый ук бурычлар куябыз. Шәһәрнең 450 еллыгына яшьләр һәм өлкән буын кешеләре, төрле өлкәләрдәге галимнәр һәм экспертлар, шулай ук балалы гаиләләр өчен күпфункцияле үзәк булдырырга планлаштырабыз. Моның өчен республикабыз вәкилләре Русия һәм чит илләрнең иң яхшы китапханәләренең эш тәҗрибәсен өйрәнә.
Сәфәр кысаларында Радий Хәбиров делегация вәкилләре белән бергә “Хатынь” мемориаль комплексында булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алды һәм чәчәкләр салды.
“Хатынь” мемориалы Белоруссиянең барлык яндырылган авыллары турында истәлекне мәңгеләштерә. Аны 1969 елда Минск өлкәсенең Логой районындагы элекке авыл урынында ачалар. Бу — икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Белоруссия халкы кичергән зур фаҗига символы.
Чәчәкләр салганнан соң Радий Хәбиров һәр халык өчен тарихи хәтернең мөһимлеге турында сөйләде.
– Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә яшәүче һәр дүртенче кеше һәлак булган, өстәвенә, корбаннарның күбесе тыныч халыкка туры килә, – диде төбәк җитәкчесе. – Безгә үткәннәрне истә тотарга кирәк. Мин тарихны яхшы беләм, сугыш нәтиҗәләрен аңлыйм. Безнең бүгенге укучыларыбыз да үз иленең тарихын белергә тиеш. Аларны бирегә алып килергә кирәк, монда барысы да башкача кабул ителә. Без архивларны ачып дөрес эшлибез, элек фаш ителмәгән явызлыкларның яңа фактлары турында сөйлибез. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен боларны истә тотарга кирәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Минск өлкәсенең Жодино шәһәрендә “БелАЗ” мәйданчыгында да булды. Концерн дөньядагы карьер техникасын җитештерүче җиде алдынгы компания исемлегенә керә. Аның продукциясенең 65 проценттан артыгы Русия территориясендә сатыла.
Төбәк җитәкчесе завод цехларын карап чыкты, җитештерү технологиясе, техника үрнәкләре белән танышты һәм яңа модельле карьер үзбушаткычының кабинасына утырып, йөреп карады.
“БелАЗ”ның генеральный директоры Сергей Никифорович хәбәр итүенчә, предприятиедә 10 меңгә якын кеше эшли. Алар төрле авырлыктагы йөк күтәрүгә исәпләнгән үзбушаткычларның, йөк төягечләрнең һәм бульдозерларның, авыр йөк ташучы машиналарның киң ассортиментын, шулай ук җир асты эшләре өчен транспорт чараларын һәм башка техниканы җитештерә.
Радий Хәбиров автозаводның җитештерү һәм үсеш темпларын югары бәяләде, шулай ук, бездәге предприятиеләрне карьер техникасы белән тәэмин итүдә кызыксынуын билгеләп үтте.
– Безгә “БелАЗ” кебек сәнәгать гиганты эшен өйрәнү бик кызыклы. Иң мөһиме – Беларусьта бу тарихи предприятие сакланып калган. Бүген халыкара базарда ихтыяҗ белән файдаланылган модельләр җитештерүне хуплаганнар. Бу ил җитәкчелегенең акыллы сәнәгать сәясәте турында сөйли. Аның уңай тәҗрибәсе, һичшиксез, Башкортстан өчен дә файдалы булачак, — диде Радий Хәбиров. — Беларусь үзбушаткычлары безнең республикада Урал тау-металлургия компаниясе предприятиеләрендә эшли. Якын арада без “БелАЗ” белән хезмәттәшлекне үстерү перспективалары һәм төбәккә яңа техника кайтару мөмкинлекләре турында фикер алышачакбыз.
Беларуська сәфәр барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, илнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Иван Крупко белән бергә, “Озерицкий-Агро” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды һәм ике республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
“Озерицкий-Агро” җәмгыяте – Беларусьның Смолевич районында иң эре агропредприятиеләрнең берсе. Аны 2005 елда алты авыл хуҗалыгы кооперативы базасында төзегәннәр. Компания директоры Нина Железнова предприятиенең сөт һәм ит, ашлык, бәрәңге, ачык һәм ябык грунтта яшелчәләр, шулай ук югары сыйфатлы азык җитештерүгә махсуслашуы турында сөйләде. Биредә барлыгы 500 тирәсе кеше эшли.
Беларусьның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Иван Крупко Башкортстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алышканда, аграрийларны үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәттәшлек кызыксындыра, дип билгеләде.
Иван Крупко, шулай ук, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек, авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөһимлеген ассызыклады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы предприятиесендә булганнан соң, республика делегациясенең Беларуська сәфәр буенча башлангыч нәтиҗәләр ясады.
– Ил җитәкчелеге, эре предприятиеләр вәкилләре белән очрашулар барышында без һәр тармакның нигезен тәшкил итүче нәрсәләр турында килештек. Хәзер юл карталарын карау, төзү, килешүләргә кул кую этабы булачак. Премьер-министр урынбасары җитәкчелегендәге Беларусь делегациясе безгә 15-17 декабрьдә Уфада узачак Халыкара бизнес атнасына киләчәк. Алдагы гамәлләр турында фикер алышырбыз, – диде Радий Хәбиров. – Беларусь партнерларыбыз белән бер нәрсәдә теләктәшбез – хәзерге икътисади шартларда бергә генә алга атларга мөмкин. Шуңа күрә без һәрвакыт кооперация тәкъдим итәбез. Төп бурыч –техника сатып алу гына түгел, ә уртак производстволар, сервис мәйданчыклары булдыру һәм башкалар. Бездә җитештерүне локальләштерү, республикада куәтле халыкара сәнәгать үзәкләре булдыру – Башкортстанның Европа һәм Азия чигендә урнашкан географик торышын исәпкә алып, оптималь карар. Шуңа күрә Беларусь ягы белән бергә без республикада чылбырлы тракторларны җыя башларга планлаштырабыз, башка проектлар турында фикер алышабыз. Иң мөһиме – без бер урында таптанмыйбыз, ә даими рәвештә Русиядә дә, чит илләрдә дә яңа партнерлар, үзара файдалы хезмәттәшлек вариантлары эзлибез.