+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 декабрь 2021, 13:55

Республиканың экспорт потенциалы зур

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Русиядә эшләнгән-2021" Халыкара экспорт форумында катнаша.

Республиканың экспорт потенциалы зурРеспубликаның экспорт потенциалы зур
Республиканың экспорт потенциалы зур

Бүген "Русиядә эшләнгән-2021" Халыкара экспорт форумында эшлибез.

Бу елның 9 аенда Башкортстан экспорты 3,63 миллиард доллар тәшкил итә. Бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 906 миллион долларга күбрәк. Безнең сәүдә партнерларыбыз - дөньяның 100дән артык иле. Иң күп товарны без Кытайга, Нидерландка, Германиягә, Төркиягә, Белоруссиягә һәм Бөекбританиягә җибәрәбез. Быел безнең яңа партнерлар - Сальвадор, Сенегал, Албания, Яңа Зеландия, Парагвай, Ангола, Гана барлыкка килде.

Традицион рәвештә безнең экспорт нигезендә нефть, газ һәм нефть эшкәртү продуктлары булуын тәкъдим итәләр. Ләкин хәзер бу алай түгел. Без энергетика булмаган сегмент үсешенә басым ясадык. Быел республика бу өлешне 40 процентка арттырды. Безнең чимал булмаган экспорт, нигездә, - механик җиһазлар һәм техника, компьютерлар, синтетик каучук, агач-йомычка плитәләре, көнбагыш мае, монокарбон кислоталары. Бу елдан башлап беренче тапкыр без дөге, җиңел сәнәгать эшләнмәләре, индукцион һәм диэлектрик мичләрне экспортлый башладык.

Без 170 мең республика предприятиесен анализладык һәм аларның 5500енең экспорт потенциалын ачыкладык. Хәзер безнең белгечләр алар белән максатлы эш алып бара. Ике-өч елдан һәр унынчы компания үз продукциясен актив экспортлаячак, дип өметләнәбез.

Без үзебезнең экспортерларга финанс ярдәме күрсәтәбез. Өченче ел экспортерларның логистик чыгымнарын каплауга субсидияләр бирәбез. Нәкъ менә кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итәргә булдык. Бер ел эчендә әлеге түләүләрнең гомум күләмен 4 тапкыр артты.

Узган елда без кече предприятиеләргә ярдәм итүнең яңа чарасын керттек - халыкара сертификациягә чыгымнарны субсидияләү. Шулай ук «Экспорт кешбэк» гранты кертелде, бу - алдагы елда экспорт поставкалары суммасының 10 процентын кире кайтару, дигән сүз.

Республикабызның экспорт потенциалы гаять зур, шуңа күрә без башка илләр белән хезмәттәшлекне ныгытуны, экспортерларга ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чараларын камилләштерүне дәвам итәбез", - дип язды Радий Хәбиров "ВКонтакте"да.

Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас