+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 декабрь 2021, 10:52

Беларусь - безнең стратегик партнер

Башкортстан Беларусь Республикасы белән үзара товар әйләнешен 700 миллион долларга кадәр җиткерергә планлаштыра.

Беларусь - безнең стратегик партнерБеларусь - безнең стратегик партнер
Беларусь - безнең стратегик партнер
- Бу соңгы берничә елда иң зур бизнес-миссия булды, һәм Беларусь белән товар әйләнешен 700 миллион долларга кадәр җиткерү - төп бурычларның берсе, - дип сөйләде бүген оператив киңәшмәдә Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Ул билгеләп үткәнчә, республика делегациясенең Беларусь Республикасына сәфәре барышында 18 килешү имзаланган һәм Минскида Башкортстан Конгресс-бюросы вәкиллеге ачылган.

Сәфәр барышында беренче чиратта авыл хуҗалыгы машиналары өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынган. Аерым алганда, Минск трактор заводы «Башсельхозтехника» предприятиесе базасында «Беларус 2103» тракторларын җыюны оештырырга планлаштыра. Уфа белән Минск арасында турыдан-туры авиаочыш ачу турында да сүз барды.

Җавап сәфәре белән Беларусь делегациясе Уфага бу атнада киләчәк һәм 15 декабрьдә башланачак халыкара бизнес атнасында катнашачак. Башкортстан Башлыгы Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратовка республика делегациясенең Беларусь һәм Казахстанга сәфәрләре вакытында ирешелгән үзара килешүләрне шәхсән контрольдә тотарга кушты.

- Бер елдан мин, һичшиксез, эшнең ничек баруын сораячакмын. Эш сәфәренә килгәндә, ул файдалы үтте. Республика бик нык көчле, анда җитештерү сакланган, сәнәгать модернизацияләнә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас