

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Башкортстан Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча иң эре 6 субъектына керә. Республикада терлекчелек, кошчылык һәм дуңгызчылык актив үсештә. Бүгенге көндә барлык төр хуҗалыкларда 900 мең баштан артык терлек һәм кош-корт асрала. Андрей Назаров республика белән чиктәш төбәкләрдә грипп вирусы һәм дуңгызларның африка чумасы таралу уңаеннан борчылуын белдерде.
- Республикада дуңгызларның африка чумасы кебек куркыныч авыру буенча иминлек саклана. Әмма республикабыз белән чиктәш төбәкләрдә әлеге авыру учаклары теркәлгән хәл борчу тудыра. Кош гриппы вирусы һәм дуңгызларның Африка чумасы кыргый фаунага киткән, анда ул чикләнмәгән ераклыкларга контрольсез хәрәкәт итәргә һәм яңадан-яңа территорияләргә таралырга мөмкинлек алган. Шуңа күрә Башкортстан территориясендә терлекләр авыруларын алга таба таратуны һәм имин эпизоотик хәлне саклап калуны булдырмау буенча барлык кирәкле чараларны күрү зарур, - дип ассызыклады республика Премьер-министры.
Фото: pravitelstvorb.ru