"Алгарышлы үсеш территориясе - республика Хөкүмәте карамагында булган икътисади үсешне тәэмин итүнең төп механизмнарының берсе. Мин күптән түгел анда инвесторлар җәлеп итү өлешендә безнең гамәлләребезнең нәтиҗәлелеген анализларга күрсәтмә бирдем.
Бүген, ниһаять, анализ нәтиҗәләрен алдым, хәзер анализлыйм. Күрәм ки, узган елдагы белән чагыштырганда, быел инвесторларны ике тапкыр күбрәк – 14 урынына 31не җәлеп итә алганбыз. Хәзер бездә барлыгы 90 субъект теркәлгән. Әгәр башка төбәкләр белән чагыштырсак, бу - илдә икенче нәтиҗә.
Без потенциаль резидентлар, бу территорияләрдә эшли торган шәһәрләр хакимиятләре һәм Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекне җайга салдык. Атна саен министрлыкның бизнес-шерифлар белән очрашуларын оештыра башладык (алар - район башлыклары урынбасарлары, эшкуарлар белән эшләү өчен җаваплы кешеләр). Анда алар очраша торган барлык төп проблемалар турында фикер алыша һәм аларны хәл итү вариантлары карала.
Республиканың Үсеш корпорациясе базасында проект менеджерлары институтын формалаштырдылар. Алар инвесторларга барлык яклап ярдәм итә: бизнес-планнар төзешә, проектларга экспертиза үткәрә, профильле ведомстволар белән турыдан-туры ярдәм һәм хезмәттәшлекнең башка вариантлары буенча сөйләшүләр оештыра.
Гомумән, инвестицион климатны яхшырту өстендә без даими эшлибез. Илдә иң уңайлы төбәк булу өчен без башка субъектлардан берничә тапкыр тизрәк хәрәкәт итәргә тиеш. Эшкуарлык һәм инвестклимат биредә төп роль уйный", дип язган ул.