+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 декабрь 2021, 11:29

Киләсе елга бурычлар билгеләнде

Бүген Башкортстан Республикасы финанс министры Лира Игътисамова видеоконференцэлемтә форматында "Икътисад һәм финанслар" юнәлеше буенча Русия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты.

Киләсе елга бурычлар билгеләндеКиләсе елга бурычлар билгеләнде
Киләсе елга бурычлар билгеләнде

Утырышны Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ачтылар.

Утырыш Чиләбе өлкәсе губернаторы, «Икътисад һәм финанслар» юнәлеше буенча Русия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Алексей Текслер һәм Русия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов җитәкчелегендә узды.

- Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Русия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларының озак сроклы финанс тотрыклылыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыру темасы булды, - дип билгеләп үтте Лира Игътисамова.

Комиссия утырышы йомгаклары буенча 2022 елга бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә бурычлар билгеләнде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас