Оештыручылар - Конгресс-бюро һәм Башкортстан Хөкүмәте.
- Ышанам ки, Халыкара бизнес атнасы кысаларында планлаштырылган чаралар Башкортстанның гына түгел, бөтен илнең икътисадын үстерүгә өстәмә импульс бирәчәк, шулай ук эшкуарларга һәм бизнес-берләшмәләргә санлы трансформация, технологик эволюция һәм халыкара кооперация белән бәйле күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк, - дип белдерде Премьер-министр Андрей Назаров.
Бу чарага Казахстан һәм Беларусь республикалары делегацияләре килүе көтелә.
Шулай ук, форум кысаларында «ТЭФИ-Капитал» премиясен тапшыру тантанасы, «Soul of Eurasia» Халыкара музыка конкурсын тәкъдир итү, Башкортстан Республикасының «Беренчеләр вакыты» бизнес-премиясе, «Ел экспортеры» һәм «Русиянең иң яхшы 100 товары-2021» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү, «Уфа» индустриаль паркын тантаналы ачу һәм «Инвестицион сәгать» форматында Башкортстанның Инвестицион комитетының юбилей утырышы булачак.
Чара "Роспотребнадзор"ның коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау чаралары турындагы тәкъдимнәре нигезендә оештырылачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте