+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2021, 13:46

Башкортстан чимал булмаган энергетика экспортын арттырган

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең агымдагы Экспорт эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу хакта ул Уфада узган "Халыкара бизнес атнасы - 2021: киләчәккә инвестицияләр" форумының "Экспорт һәм инвестицияләр: яңа мөмкинлекләр" дип аталган пленар утырышында белдерде.

Башкортстан чимал булмаган энергетика экспортын арттырганБашкортстан чимал булмаган энергетика экспортын арттырган
Башкортстан чимал булмаган энергетика экспортын арттырган

- Безнең методик, эшлекле партнерыбыз - Русия экспорт үзәге, ул эштә бик ярдәм итә. Бу елны без узган елга караганда яхшырак тәмамлыйбыз. Әмма безгә әле тышкы сәүдә әйләнешен арттырырга кирәк. Без чимал булмаган энергетика экспорты өлешен җитди арттыра башладык, яңа товар линейкасы белән тышкы базарларга чыгабыз. Әмма кабатлап әйтәм: безгә үсәргә урын бар әле, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Утырышта Русия экспорт үзәге генеральный директоры Вероника Никишина хәбәр иткәнчә, федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 аенда Русиянең чимал булмаган энергетика экспорты күләме рекордлы 153 миллиард АКШ долларына җиткән.

"Асылда, бу - ковидка кадәр булган чорларының еллык дәрәҗәсе. 2021 ел ахырына без чимал булмаган энергетика экспорты буенча 185 миллиард долларга чыгарга планлаштырабыз, - диде ул. - Башкортстан экспортына килгәндә, агымдагы елның тугыз аенда ул, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 17 процентка арткан. Гомум экспорт - чимал булмаган энергетика экспорты 37 процентка арткан. Бу бик яхшы статистика.

Бүгенге көндә Башкортстан үз товарларын 117 илгә экспортлый. Вероника Никишина фикеренчә, бу - пандемия чорына карамастан, республиканың чыннан да яхшы казанышлары.

Шул ук вакытта, пленар утырышта ассызыклануынча, күп кенә төбәкләрнең экспорт потенциалы җитди һәм мөмкинлекләр әле файдаланылмый.

- Без бөтен төбәкләр буенча вәзгыятьне күзәтәбез, һәм мин шуны әйтә алам: Башкортстанда Экспортка ярдәм итү белән шөгыльләнүче команданың җайга салынган эше, республика Башлыгыннан башлап, төбәк Экспортка ярдәм итү үзәгенә кадәр, үз нәтиҗәләрен бирә, - дип белдерде Вероника Никишина. Эшнең җайга салынган булуы, нигездә, бүгенге көндә республика күрсәткән уңышның нигезе булып тора. Аннары аның тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таратыла.

Сүз, аерым алганда, федераль ярдәм чараларыннан тыш, Башкортстанда төбәк ярдәм чаралары да кертелүе турында бара.

Экспертлар фикеренчә, бу чаралар урыннарда үз нәтиҗәләрен генә биреп калмыйча, башка төбәкләр тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителә.

Фото: Ример Насретдинов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас