+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2021, 08:05

Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллегенең 2022 елга планнары зур

14 декабрьдә Башкортстанда Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллеге Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды. Утырыш республика Хөкүмәте Премьер-министры, Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Андрей Назаров рәислегендә узды.

Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллегенең 2022 елга планнары зурЕвразия халыклары ассамблеясе вәкиллегенең 2022 елга планнары зур
Евразия халыклары ассамблеясе вәкиллегенең 2022 елга планнары зур
Очрашуда Вәкиллекнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук эш планы һәм үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар.

Андрей Назаров Вәкиллекнең нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте һәм 2022 елның язында Евразия халыклары ассамблеясе көннәрен үткәрү планнары белән уртаклашты, алар барышында республика Ассамблеянең халыкара әгъзаларын, экспертларны һәм журналистларны кабул итәчәк.

- 2022 елга планнарыбыз җитди. Без аларны тулысынча тормышка ашыра алырбыз дип ышанам. Евразия халыклары ассамблеясе көннәре кысасында «Евразиада»-2025 презентациясе, Башкортстанның туристик истәлекле урыннары буенча матбугат туры планлаштырылган. Моннан тыш, халыкара һәм төбәкара гуманитар һәм эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм ныгытуга юнәлтелгән эшлекле һәм иҗади чаралар узачак, - дип билгеләде республика Премьер-министры.

Катнашучыларга кереш сүз белән Евразия халыклары ассамблеясе Генеральный секретаре урынбасары Светлана Смирнова мөрәҗәгать итте һәм Генеральный секретарь Андрей Бельяниновның сәламләвен укыды, бигрәк тә профильле комитетлар: сәнәгатькә ярдәм итү һәм аны үстерү комитеты, Италия белән эшлекле һәм фәнни-мәдәни хезмәттәшлек комитеты, рухи мәдәниятне, әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү комитеты төзү һәм үстерү буенча вәкиллекнең уңай тәҗрибәсен ассызыклап үтте.

Чарада "Башкортстан дуслар таба. Ломбардия төбәге" " түгәрәк өстәле” узды. Аны Италия белән эшлекле һәм фәнни-мәдәни хезмәттәшлек комитеты рәисе Руслан Кинзикеев уздырды. "Түгәрәк өстәл"дә, шул исәптән Италия вәкилләре - эре эшкуарлар Андреа Беттони, Роберто Бертоцци катнаштылар.

Комитет тарафыннан 2022 елга эш планы расланды. Планның киң чараларыннан берсе - 2022 елның маенда "Италиядә Башкортстан Республикасы көннәре", анда Италия һәм Башкортстан Республикасының мәдәни чаралары, сәнгать коллективлары чыгышлары, Башкортстан Республикасы һәм Италиянең эшлекле даирәләре конференциясен үткәрү, ике яклы эшлекле контрактларга һәм инвестиция килешүләренә кул кую. Чаралар Апулия төбәгендә, Бари шәһәрендә үткәреләчәк. "Түгәрәк өстәл" барышында шулай ук Бергамо провинциясе, Ломбардия һәм Башкортстан Республикасы эшкуарлары арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында да фикер алыштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас