Эре компанияләрдә җаваплы вазыйфаларда эшләүче яки үз бизнесын уңышлы үстерүче хатын-кызлар тупланган тәҗрибә белән уртаклашты.
Уфа эшкуары Әдилә Литягина дәүләт ярдәменең үзенә экспортка чыгарга ярдәм итүен сөйләде.
"Халыкара грантлар әзерләгәндә, күргәзмәләрдә һәм форумнарда катнашканда, маркет-плейсларга чыкканда - компетентлы ярдәм күрсәтү һәм мәгълүмати яктан ярдәм итү бик мөһим", - дип аңлатты ул.
«Агыйдел» халык промыселлары предприятиесе җитәкчесе Гүзәл Кәримова эшкуарларны алдагыларны уйларга һәм үз бизнесын ачканнан соң алырлык юнәлешләрне җентекләп бәяләргә чакырды.
Уфаның бер банк бүлекчәсе идарәчесе Айдар Зөбәеров хәбәр иткәнчә, хатын-кызларның 80 проценты шәхси акчаларын җәлеп итеп бизнес ача. Бу практика күрсәткәнчә, Русиядә хатын-кызлар капиталны туплый белә һәм, статистика буенча, беренче бизнес ачканда, ир-атларга караганда, кредит йөкләмәләрен азрак ала.
Очрашуга йомгак ясап, дискуссия модераторы Аида Сәлимова ассызыклаганча, аралашуның мондый форматы бизнесны нәтиҗәле үстерү мөмкинлекләре турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.
"Шулай итеп, заманча эшкуарлыкның иң актуаль тенденцияләренең берсе гамәлгә ашырыла - практикага юнәлеш бирү, анда мәгариф, дәүләт ярдәме, банк секторы, нетворкинг, социаль мохит тупланган", - дип билгеләде модератор.
Фото: ibw-bashkortostan.com/