+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2021, 12:19

Уфада парник газлары чыгаруны киметү буенча беренче Русия хакатоны үтә

«Халыкара бизнес атнасы – 2021: киләчәккә инвестицияләр» форумы эшенең беренче көнендә, 15 декабрьдә Уфада «Декарбонлаштыру технологияләре» хакатонын ачу тантанасы булды.

Уфада парник газлары чыгаруны киметү буенча беренче Русия хакатоны үтәУфада парник газлары чыгаруны киметү буенча беренче Русия хакатоны үтә
Уфада парник газлары чыгаруны киметү буенча беренче Русия хакатоны үтә
 Өч көн эчендә анда катнашучылар парник газлары чыгаруны киметү буенча берничә мәсьәләне хәл итүне тәкъдим итәргә тиеш.

Жюри составына Евразия климат консорциумы, Русия университетлары, Фәннәр академиясе, Инновацияләргә ярдәм фонды, «Газпром нефть», «Роснефть», «Сибура» һәм башка илебездәге эре компанияләр вәкилләре керде.

Декарбонлаштыру темасына хакатон Русиядә беренче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итте Уфа дәүләт нефть техник университетының технологик эшкуарлык үзәге директоры Сергей Гладких. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда илдә климатик көн тәртибе сизелерлек активлашты.

- Бизнес, фән, мәгариф алдында күп сораулар тора. Июль аенда Евразия климат консорциумы оештырылды, анда Башкортстан Республикасының барлык университетлары һәм фәнни предприятиеләре керде. Илдән Сколково фән һәм технологияләр институты, Мәскәү энергетика институты кебек әйдәп баручы үзәкләр кушылалар. Хәзер Евразия климат консорциумында 40ка якын оешма керә һәм климант яяхшырту буенча эшли, - дип төгәлләштерде Сергей Гладких.

Чарада 80гә якын кеше катнаша — нигездә, Башкортстан Республикасы һәм Русиянең башка төбәкләре вузларында белем алучы укучылар, шулай ук яшь белгечләр һәм бизнес вәкилләре.

Нәтиҗәләр 17 декабрьдә ясалачак, жюри әгъзалары иң яхшы катнашучылар тәкъдим иткән проектларны атаячак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас