+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 декабрь 2021, 10:05

Безнең “Алга” – Русиядә алда

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә Русиянең махсус икътисади зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча V Милли рейтинг презентациясенә багышланган матбугат конференциясендә катнашты.

“Без “Алга” махсус икътисади зонасын булдыру буенча коллегаларыбызның тәҗрибәсен өйрәндек, Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Татарстанда булдык. Русиянең Кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зоналар ассоциациясе командасы белән аралашу безгә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итте. Транспорт-логистика мөмкинлеге, хезмәт ресурслары һәм инженерлык коммуникацияләре мәсьәләсен исәпкә алып, аны эре сәнәгать үзәгендә урнаштыру турында карар кабул иттек. Хезмәт ресурслары булу аны үстерергә мөмкинлек бирә. Киләсе атнада анда тегү производствосын эшләтеп җибәрәчәкбез һәм безгә 800 тегүче кирәк булачак. Хәзерге вакытта 200ен таптык һәм укыттык. Бу мәсьәләне хәл итәчәкбез, әмма, күрүегезчә, шундый зур сәнәгать үзәгендә дә проблемалар туа”, — диде Радий Хәбиров.

Хәзерге вакытта “Алга” зонасы территориясендә 10 резидент эшли, 33 миллиард сумлык инвестицияләр белән тагын 11 резидент киләчәк. “Киләсе ел уртасына без калган бөтен җирне бүлеп бирәчәкбез, ә бу — 120 гектарга якын мәйдан”, —диде Башкортстан Башлыгы.

“Русия Федерациясендә иң яхшы үсеш алган мәйданчык булып Башкортстанның “Алга” махсус икътисади зонасы тора”, — диде чарада Кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зоналар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко. Ул бу зоналарның инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча V Милли рейтинг нәтиҗәләрен яңгыратты. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге әһәмиятле матбугат конференциясендә катнашкан бердәнбер төбәк җитәкчесе булды.

фото: bashinform.ru

Безнең “Алга” – Русиядә алда
Безнең “Алга” – Русиядә алда
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас