+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 декабрь 2021, 08:09

"Безнең алым үз нәтиҗәлелеген исбатлады..."

15 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында 100нче юбилей киңәшмәсен үткәрде. Ул «Уфа» индустриаль паркы территориясендә узды.

"Безнең алым үз нәтиҗәлелеген исбатлады...""Безнең алым үз нәтиҗәлелеген исбатлады..."
"Безнең алым үз нәтиҗәлелеген исбатлады..."
Киңәшмәдә республиканың Инвестицион комитеты эшенә йомгак ясалды һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында һәм авыл хуҗалыгында проектлар турында фикер алышынды. Анда Русия эксперт үзәге директоры Вероника Никишина катнашты.

Беренче вице-премьер, төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, эш башланганнан бирле республика Башлыгы җитәкчелегендә «Инвестиция сәгате»нең 99 утырышы узган. Аларда инвестицияләрнең гомум күләме 815 миллиард сумнан артык булган 396 яңа инициатива каралган.

Рөстәм Моратов шулай ук муниципаль дәрәҗәдә 6,2 мең «Эшкуарлык сәгате» уздырылуын, аларда бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы 12 мең мәсьәлә, шул исәптән 6,6 мең яңа проект каралуын хәбәр итте.

– Шулай итеп, республиканың гомум инвестиция портфеле 965 миллион сум салынган һәм 44 мең эш урыны булдырылган 1 682 проектны үз эченә ала, - диде вице-премьер.

Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә һәм министрлыкка Башкортстанның инвестклиматын яхшыртуда һөнәри якын килүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Өч ел элек без "Инвестиция сәгате" форматында эшне башлау турында карар кабул иттек. Бу ярдәм инструменты бизнес һәм хакимият арасында билгеле бер ышаныч күперенә әверелде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Безнең алым үз нәтиҗәлелеген исбатлады. Үткән ел йомгаклары буенча Башкортстан инвестклимат торышының Милли рейтингында Русиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керде. Бизнесменнар белән хезмәттәшлектә катнашучыларга зур рәхмәт. Бу - бик катлаулы, җентекле эш, әмма ул төбәк икътисадына һәм безнең халыкка үз нәтиҗәләрен бирә.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас