+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 декабрь 2021, 08:30

Халыкара бизнес атнасының икенче көне башланды

Уфада «Халыкара бизнес атнасы-2021: киләчәккә инвестицияләр» форумы дәвам итә.

Халыкара бизнес атнасының икенче көне башландыХалыкара бизнес атнасының икенче көне башланды
Халыкара бизнес атнасының икенче көне башланды

Халыкара кооперациягә һәм территорияне алга этәрү технологияләренә багышланган форумның икенче көне Башкортстан Республикасы Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратовның Беларусь Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашуы ачты.

Шулай ук иртән форум мәйданчыгында «Русия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел» фотокүргәзмәсен ачу тантанасы үтте. Үсеш институтларының һәм халыкара вәкиллекләрнең оператив офислары үз эшен дәвам итте.

Форумның тематик сессияләренең беренче сериясе халыкара сәүдә һәм интернет-алга этәрү белән бәйле мәсьәләләргә багышланган.

«Халыкара бизнес атнасы-2021»ның икенче көненең төп сессияләренең берсе Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы оештырган Төркия Республикасы белән бизнес-диалогы булачак. Төркия узган елда Русиянең тышкы сәүдә партнерлары арасында җиденче урынны алды һәм быел үз позицияләрен ныгытырга омтыла. Башкортстанда Төркия капиталы катнашлыгында 30дан артык предприятие эшли. Башкортстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең гамәли адымнары, республиканың Төркия бизнесы өчен инвестицион һәм икътисади җәлеп итүчәнлеге мәсьәләләре турында җентекләп фикер алышу планлаштырыла.

Тагын бер сессия Башкортстан белән Беларусь Республикасы арасында икътисади хезмәттәшлеккә багышланачак. Аны үткәрү өчен Белоруссиядә Башкортстан Республикасы Конгресс-бюросы вәкиллеге җавап бирә.

Көннең төп вакыйгасы “Халыкара кооперация. Һәркемгә дөньяны ачабыз” дигән темага багышланган пленар утырыш булыр, дип көтелә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас