+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 декабрь 2021, 14:16

Lasselsberger компаниясе Башкортстанда тагын бер завод төзиячәк

2022 елда Lasselsberger компаниясе Башкортстанда үзенең чираттагы заводын төзи башлаячак, дип хәбәр итте Халыкара бизнес атнасында республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

Lasselsberger компаниясе Башкортстанда тагын бер завод төзиячәкLasselsberger компаниясе Башкортстанда тагын бер завод төзиячәк
Lasselsberger компаниясе Башкортстанда тагын бер завод төзиячәк
- Без Уфа районында тагын бер Lasselsberger заводы төзергә булдык. Хәзер алар зур булмаган керамик плитәләр җитештерә, ә монда сүз зур плитәләр чыгару турында бара. Мәсәлән, 10×4, 10×6 метр зурлыгында. Зур плитәләр җитештерү - яңа дөнья тренды, ул сыйфат та, төзелештә тизлек тә бирә. Бездә әлегә мондый плитәләр җитештерелми, һәм Lasselsberger Башкортстанда үзенең яңа заводы төзергә карар кылды", - дип аңлатты брифингта Андрей Назаров.

Премьер-министр сүзләренә караганда, хәзер техник килештерү процессы бара.

Элегрәк «Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу башлангычны гамәлгә ашыру ниятләре турындагы килешүгә Радий Хәбиров һәм Йозеф Ласселсбергер быел июньдә Петербург Халыкара икътисади форумында кул куйганнар иде.

Бәясе 7,8 миллиард сум тирәсе булган инвестпроект 2026 елга кадәр исәпләнгән һәм елына 10 миллион квадрат метр керамик плитка җитештерүне күздә тота. Шул ук вакытта компания 270 яңа эш урыны булдырачак.

Уфа районында керамик плитка җитештерү буенча Европада иң эре заводларның берсе — Lasselsberger Ceramics эшли инде. Аның куәте - елына 10 миллион квадрат метр плитка. Яңа проектны гамәлгә ашырганнан соң җитештерү күләме ике тапкыр артачак.

- Киләсе елдан алар эшкә инде керешәчәк. Lasselsberger үзенә Русия субъектын эзләде, анда үз проектларын алга этәрергә теләде һәм, нәтиҗәдә, Башкортстанга тукталды. Башкортстанга килгән һәркем бу төбәктән яхшыракны таба алмавын аңлый кебек. Шуңа күрә рәхим итегез, без сезне көтәбез, - дип тәмамлады сүзен Андрей Назаров.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас