Яклар Башкортстан белән Тунис арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышты. Хәзер республикалар арасында товар әйләнеше 7,9 миллион АКШ доллары тәшкил итә. Төп өлеше - республика экспорты. Быел 10 айда экспорт озату, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 5,5 тапкыр арткан һәм, нигездә, химия сәнәгате продукциясе белән тәэмин ителгән. Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, яклар арасында үзара файдалы сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү өчен потенциал бар.
- Безнең хезмәттәшлекне органик булмаган химия продуктлары, үзагач эшләнмәләре, целлюлоза-кәгазь сәнәгате продукциясе, шулай ук агросәнәгать комплексы өлкәсендә дә киңәйтергә мөмкин, - диде Андрей Назаров.
- Безгә мәдәни алмашу белән, шулай ук кешеләр безнең мәдәният турында күбрәк белсен өчен мәгариф программаларыннан структур хезмәттәшлекне башларга кирәк, шулай ук туристлык өлкәсендә эшләү мөмкинлеге дә бар, - дип билгеләп үтте Тарак Бен Салем.
Очрашуга йомгак ясап, Андрей Назаров Башкортстан Республикасы белән Тунис Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең ике як өчен дә файдалы булачагына ышаныч белдерде.
Фото: pravitelstvorb.ru