+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 декабрь 2021, 13:00

Андрей Назаров: «Без инвесторларны җәлеп итү өчен өстәмә чаралар күрәбез»

«Халыкара бизнес атнасы-2021: Киләчәккә инвестицияләр» форумы эшенең икенче көнендә «Халыкара кооперация. Дөньяны һәркем ача” дигән пленар утырыштан соң Башкортстан ХөкүмәтеПремьер-министры Андрей Назаров, ШОСның Эшлекле советы башкарма секретаре Сергей Канавский, Таҗикстан Республикасының Хатлон өлкәсе рәисе урынбасары Әкрам Рәхим Сөләйманзадә һәм Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, баш дәүләт ветеринария табибы Иван Смильгинь журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Андрей Назаров: «Без инвесторларны җәлеп итү өчен өстәмә чаралар күрәбез»Андрей Назаров: «Без инвесторларны җәлеп итү өчен өстәмә чаралар күрәбез»
Андрей Назаров: «Без инвесторларны җәлеп итү өчен өстәмә чаралар күрәбез»

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республиканың төп капиталына инвестицияләр үсеше күзәтелә.

"Быел инвестицияләрнең төп капиталы 244,4 миллиард сум тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чорына 103,6 процент тәшкил итә", - дип сөйләде Андрей Назаров.

Премьер-министр сүзләренә караганда, Башкортстанда инвестицион активлыкны үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча чаралар күрелә. Аерым алганда, практикада сынаулар узган һәм үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлаган инструментлар кулланыла.

- Беренчедән - яңа партнерларны, инвесторларны, дусларны җәлеп итү мөмкинлеге бирә торган чаралар. Бәлки, барлык багланышлар һәм очрашулар йөз процент уңай нәтиҗә тәэмин итмидер, әмма мондый чараларның һәрберсеннән без яңа инвестицияләр алабыз, - дип уртаклашты Андрей Назаров.

Инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәле механизмына икенче мисал итеп Андрей Назаров төбәк Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә уза торган «Инвестицион сәгать»не китерде.

- Кичә “Инвестсәгать”нең юбилей утырышы узды. 2018 елдан бирле мондый киңәшмәләрдә гомум инвестицияләр күләме 815 миллиард сумнан артык булган 396 инвестпроект каралды. Бу проектлар тизрәк һәм нәтиҗәлерәк тормышка ашырыла, чөнки хакимият тарафыннан административ ярдәм күрсәтелә, - дип аңлатты Башкортстан Хөкүмәте башлыгы.

Сергей Канавский Башкортстанның отышлы хәленә игътибар итте: республика транспорт-логистика юллары кисешкән урында урнашкан һәм Русия территориясендә барган күп кенә процессларга җәлеп ителә. Төбәк хакимияте аны актив, уңай һәм эшли белә торган буларак таныта алган әлеге өстенлекләрне куллана.

- Бизнес-мәйданчыкка килергә мөмкин булуын, аңа игътибар һәм ярдәм тәэмин ителгәнлеген аңлау бик мөһим. Республикага игътибар җәлеп итү - инде эшләнгән эшнең нәтиҗәсе. Һәм бүген Башкортстан күпьяклы элемтәләр урнаштырыла торган мәйданчыкка әверелә, - диде Сергей Канавский.

Башкортстан белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген Беларусь Республикасы вәкиле Иван Смильгинь югары бәяләде. Аның әйтүенчә, 2016 елдан 2020 елга кадәр Беларусь белән Башкортстан арасында товар әйләнеше бер ярым тапкырга диярлек үскән, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Якын киләчәктә республикаларның, аның сүзләренчә, үсемлекчелек һәм токымлы терлекчелек өлкәсендә эшләү буенча зур планнары бар.

«Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан коллегалар белән тыгыз эшлибез, мәгариф өлкәсендә килешүләр бар. Ышанам, безнең уртак импульслар һәм ниятләр гамәлгә ашырылачак", - диде Иван Смильгинь.

Башкортстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә Таҗикстан да исәп тота, дип белдерде Хатлон өлкәсе рәисе урынбасары Әкрам Рәхим Сөләйманзадә. «Башкортстанның углеводород запаслары зур, авыл хуҗалыгы үсешкән, аларга билгеле бер сәнәгать предприятиеләре кирәк. Бу юнәлештә без үзара бәйләнеш нокталарын таба алабыз дип уйлыйм", - дип уртаклашты ул үз фикере белән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас