Рөстәм Моратов ассызыклаганча, бу ел төбәк икътисады өчен яхшы гына тәмамлана, күп кенә күрсәткечләр кризиска кадәрге дәрәҗәгә җиткән инде.
«Агымдагы елның ике кварталында төбәк икътисадына инвестицияләр күләме динамикасы берникадәр ажиотаж уятты. Өченче квартал яхшы саннар күрсәтте: инвестицияләр күләме 103,6 процент тәшкил итте. Елны тагын да яхшырак тәмамлыйбыз. Күп кенә күрсәткечләр буенча без лидерлык позицияләренә чыктык. Бу - сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге дә, анда безнең республика беренче урынны алды, шулай ук инвестицион климатның милли рейтингында лидер — төбәкләр бишлегендә булуыбыз да», - дип шәрехләгән «Башинформ»га «Ачык диалог» пленар утырышы нәтиҗәләре буенча Рөстәм Маратов.
Шул ук вакытта нәтиҗәләр яхшырырга тиешле күрсәткечләр дә бар. Сүз, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы турында бара. Быелгы корылык агросәнәгать комплексында икътисади күрсәткечләргә сизелерлек йогынты ясады.
«Бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгында быелгы корылык нәтиҗәсе. Шуңа күрә бу хакта уйланырга урын бар", - дип нәтиҗә ясаган республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры.
Фото: Олег Яровиков.