

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм “Медглас” компаниясе генеральный директоры Александр Колпаков Башкортстанның Благовещен районы территориясендә гидролитик класслы медицина пыяласы җитештерү заводын төзүне күздә тоткан инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләре турындагы килешүгә кул куйдылар. Әлеге проект кысаларында төбәк икътисадына 4,4 миллиард сум җәлеп итү һәм 2024 елга 319 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм «РиаПласт» компаниясе директоры Ринат Шәйдуллин «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру процессында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белән "Уфа" Халыкара аэропорты генеральный директорының хокук мәсьәләләре һәм корпоратив идарә буенча урынбасары Владислав Недорезов арасында квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр һәм һава транспорты өчен урта звено белгечләре әзерләү максатыннан үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Шулай ук тантана кысаларында автоном коммерциячел булмаган «Экспортка ярдәм итү үзәге» оешмасы директоры Илдус Халитов һәм «Диджитал ВЭД» җәмгыятен оештыручыларның берсе Анна Фомичева, «Башкортстан Республикасы агросәнәгать кластерының идарәче компаниясе» автономияле оешмасы генеральный директоры Максим Маргиев һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан агентлыгы» автономияле оешмасы генеральный директоры Марсель Кашаев арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Моннан тыш, Илдус Халитов «Башкортстан Республикасы агросәнәгать кластеры идарәче компаниясе» генеральный директоры Максим Маргиев белән хезмәттәшлек турында аерым килешүгә кул куйдылар.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте