«Ачык диалог»та төбәкнең власть органнары, бизнесны үстерү институтлары, эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре һәм, аерым алганда, бизнесменнар үзләре – шәхси эшкуарлардан алып, эре компанияләр директорларына кадәр катнашты. Бер үк вакытта Башкортстан муниципалитетларының барлык бизнес-структуралары да ике яклы аралашуга кушылды. Фикер алышуның төп темасы - катлаулы пандемия шартларында эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары өлешендә дәүләт һәм бизнесның мөнәсәбәтләре.
Дискуссиянең модераторы - «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация»нең генеральный директоры Александр Исаевич һәм республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов катнашлыгында Русиянең танылган радио- һәм телетапшырулар алып баручысы, кинорежиссер Александр Гордон. Аңа Бәләбәй районы бизнес-шерифы Татьяна Горденко ярдәм итте. Ул модераторның, "Башкортстанда бизнес-шерифлар кемнәр ул?" дигән соравына җавап бирде.
- Без - эшкуар белән ул үз юлында очраткан барлык структуралар арасында тоташтыручы буын. Бу уникаль институтка ике ел, әмма ул республикада үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Эшне ничек башлап җибәрү яки хезмәт күрсәтүне ничек оештырудан башлап барлык сораулары белән эшкуар хәзер иң беренче чиратта муниципаль бизнес-шерифка мөрәҗәгать итә. Ә алга таба без бергәләп бизнеска юл тотабыз, - дип сөйләде Татьяна Горденко.
Корпорация башлыгы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү формалары һәм форматы даими үзгәреп торуын әйтте. Илнең күп кенә төбәкләрендә Корпорация сынау проектларын башлап җибәрә, алар уңышлы чыкса, бөтен ил буенча таратыла..
- Кичә Михаил Мишустин безнең гамәлдәге КоАПка үзгәрешләр кертү буенча закон проектын хуплады һәм тиздән аны федераль парламентта карый башлаячаклар, язгы сессиядә ул кабул ителер дип көтәбез. Анда безнең дүрт башлангычыбыз бар, - диде Александр Исаевич.
«Ачык диалог» тәмамланганда төбәкнең бизнес-мохитен үстерүгә, яңа эш урыннары булдыруга һәм эшкуарлык имиджын формалаштыруга керткән зур өлеше өчен республиканың иң яхшы эшкуарларын бүләкләү тантанасы узды. Александр Исаевич аларга - Корпорациянең, ә республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Фото: resbash.ru