

Сессиянең модераторы, «Русия» телеканалында «Вести» программасын алып баручы Мария Ситтель Андрей Назаровка, Башкортстан бизнесының эшлекле партнерлары белән кооперациясенең уңыш нигезе нидә, дигән сорау бирде.
Премьер-министр аңлатканча, теләсә нинди кооперация, яки партнерлык үзара ышаныч булганда гына мөмкин, ә ул яклар элек үз өстенә алган йөкләмәләрнең ничек үтәвеннән чыгып барлыкка килә.
- Бу ышаныч нинди имидж, нинди икътисади нәтиҗәләр һәм өстенлекләр бирү нигезендә формалаша. Башкортстан бу партнерлык уңышлы булсын өчен кирәкле барлык характеристикаларга ия. Инвесторлар, эш шартлары һәм кагыйдәләре уңайлы, хәвефсез һәм табышлы булсын өчен хакимиятнең барысын да эшләячәгенә ышана. Безнең республикада бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез һәм монда системалы эш алып барабыз. Нәтиҗә буларак, без уңайлы инвестицион климат буенча Русия төбәкләренең беренче бишлегенә кердек, - дип сөйләде Башкортстан Премьер-министры.
Андрей Назаров республиканың өстенлеге - аның логистик яктан отышлы урнашуы, дип өстәде. Ул Европа һәм Азия чигендә урнашкан, ә аның территориясе Эстония, Дания һәм Швейцариядән өч тапкыр күбрәк, Бельгия һәм Әрмәнстан белән чагыштырганда, дүрт тапкыр зур.
- Төбәкнең техник характеристикасыннан тыш, монда бизнесменга, инвесторга килергә һәм аны психологик ярашучанлык ягыннан тагын бер тапкыр бәяләргә кирәк. Кешеләрнең бер-берсенә, чит ил инвесторларына мөнәсәбәтләре, төбәктә атмосфера һәм башкалар да әһәмияткә ия, - дип аңлатты Андрей Назаров.
Ул шулай ук республикада проектларны тормышка ашыруның югары тизлегенә игътибар юнәлтте. Мисал итеп Андрей Назаров Уфа янындагы Зубово йогышлы авырулар госпитале төзелешен китерде, ул кыска вакыт эчендә коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны вакытында сафка бастырылды.
- Госпиталь инфекциягә каршы көрәшнең иң заманча таләпләренә җавап бирергә тиеш иде. Тиз төзергә кирәк иде. Без ике атна эчендә проектны эшләдек, аннары 55 көн эчендә 17 мең кадрат метр мәйданлы беренче госпитальне тергездек, анда барысы да — медицина газлары, кислород боксланган палаталар, реанимация бар, — дип тасвирлады Премьер-министр һәм соңрак икенче госпитальнең Стәрлетамакта төзелүен дә өстәде.
Башкортстан тупланган тәҗрибәсе белән бу эшләнмәләр кирәк булган барлык төбәкләр белән уртаклаша. Андрей Назаров сүзләренә караганда, Русиянең 20 төбәге проектны нигез итеп алган, ә берничә субъект (Чиләбе, Калуга, Ырынбур) төзелеш өчен хәтта Башкортстан белгечләрен дә җәлеп иткән. "Шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы безнең проектны кабул итте һәм хәйрия максатларында башка илләргә җибәрәчәк", - дип белдерде Андрей Назаров.
Ул ассызыклаганча, Башкортстан ШОС һәм БРИКС илләре әгъзаларына госпиталь проектын урыннарда шундый дәваханәләр төзү өчен нигез итеп алырга тәкъдим итәргә әзер.
"Халыкара бизнес атнасы-2021: Киләчәккә инвестицияләр» форумы эшенең соңгы көнендә, 18 декабрьдә, Башкортстан Казахстаннан килгән делегациягә госпиталь проектын тәкъдир итәчәк, ә бүген пленар утырыштан соң Белоруссия делегациясе Зубоводагы медицина учреждениесенә барачак.
- Без партнерлык өчен һәрвакыт ачык, - дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru