- Без шулай ук Уфа һәм Нур-Солтан арасында авиарейслар санын билгеләдек. Пандемия белән хәл нормальләшүгә, ике башкала арасында һава юллары ачылачак. Рейсларны «Азимут» авиакомпаниясе атнага ике тапкыр башкарачак, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара бизнес атнасы кысаларында уза торган «Казахстан һәм Башкортстанның инвестицион хезмәттәшлеге» бизнес-диалогы барышында.
Республика җитәкчесе белдергәнчә, Казахстан - Бәйсез Дәүләтләр Берлеге киңлегендә Башкортстанның төп партнеры. Шул ук вакытта сәүдә әйләнеше структурасында төрле тармакларның йөзләгән продукциясе бар.
Республика җитәкчесе Башкортстан делегациясенең агымдагы елның сентябрендә Казахстанга визиты нәтиҗәләре буенча юл картасы төзелүен билгеләп үтте. Ул тармак багланышларына, шул исәптән сәнәгать җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән үзара тәэмин итүне арттыруга юнәлтелгән.
Радий Хәбиров ике төп проектны аерып күрсәтте.
Беренчесе - Башкортстан белән «Евразия икътисади үзәге» комплекслы инвестицион проекты. Икенчесе - югары сыйфатлы химия продукциясе җитештерү буенча «Павлодар» ирекле икътисади зонасында уртак предприятие төзү. Уртак предприятие базасында югары технологияле производстволар оештырырга планлаштырала. Чималны комплекслы эшкәртү, базарда ихтыяҗ зур булган югары дәрәҗәдәге продуктларга, беренче чиратта, цирконий оксихлоридын - элек Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә җитештерелми торган югары сыйфатлы химия продуктын җитештерү тәэмин ителәчәк.
«Евразия икътисади үзәге» комплекслы инвестицион проектын Башкортстанда үзәк белән тормышка ашыру төбәкләрнең конкурент өстенлекләрен һәм махсуслашуын бер чылбырга – чимал чыгарудан алып, чит илләрдәге импортны алыштыручы продукциядә катнашучы төбәкләр чыгарганга кадәр берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Казахстан белән бергә интеграцион процессларны үстерү өчен Евразия икътисади берләшмәсе кысаларында сынау проекты була ала.
Төбәк Башлыгы Казахстан делегациясе сәфәре партнерлыкны ныгытуга, яңа перспективалы килешүләргә чыгуга хезмәт итәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Фото: Башинформ